Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тукай районында ничә кеше гриппка каршы чара күрде

Җиде меңнән артык тукайлы гриппка каршы вакцина ярдәмендә коралланды, дип хәбәр итә Тукай үзәк район хастаханәсе. Беркетелгән халыкның 20 проценттан артыграгын тәшкил итә бу. Прививка ясатучыларның 1715е - балалар. Вакциналар җитәрлек күләмдә фельдшер-акушерлык пунктларына җибәрелгән. Һәр тукайлы үз авыл җирлегендәге ФАПка барып, гриппка каршы вакцина ясата ала. Халык арасында чиргә...

Җиде меңнән артык тукайлы гриппка каршы вакцина ярдәмендә коралланды, дип хәбәр итә Тукай үзәк район хастаханәсе. Беркетелгән халыкның 20 проценттан артыграгын тәшкил итә бу.

Прививка ясатучыларның 1715е - балалар. Вакциналар җитәрлек күләмдә фельдшер-акушерлык пунктларына җибәрелгән. Һәр тукайлы үз авыл җирлегендәге ФАПка барып, гриппка каршы вакцина ясата ала. Халык арасында чиргә каршы торучанлык формалашсын өчен район хастаханәсенә беркетелгән халыкның 41 процентына привика ясарга кирәк, дип әйтә район хастаханәсе белгечләре.

Гриппка каршы прививкаларны авыру сезоны башланганчы, ягъни октябрь ахырларына кадәр ясатырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев