Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Тукай районы хастаханәсендә иртә бик үзенчәлекле башланган

Тукай районы үзәк хастаханәсендә Бөтенроссия сәламәтлек көне уздырдылар.

Хастаханә хезмәткәрләре ачык һавада массакүләм зарядка оештырды. 

Әлеге акциягә табиблар һәм шәфкать туташларыннан кала, хастаханәнең барлык техник хезмәткәрләре дә кушылды. 

Бәйрәмнең төп максаты — сәламәт яшәү рәвешен алга этәрү, чирләрне искәртү һәм һәр кешенең үз саулыгына игътибарлы булуын тәэмин итү. Бу көнне дөньяның төрле илләрендә оештырыла торган чаралар, акцияләр, ачык дәресләр һәм спорт бәйгеләре сәламәтлекнең кыйммәтен тагын бер кат раслый.

«Безнең иртәбез гомумшәһәр зарядкасыннан башланды, без аннан бик күп уңай энергия алдык. Мондый чаралар яшьләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыра һәм без мондый зарядканың ешрак үткәрелүен телибез», — дип тәэсирләре белән уртаклашалар Тукай районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев