Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Татарстанда белгечләр дөрес төчкерү кагыйдәләрен аңлатты

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре дөрес һәм сәламәтлеккә зыян китермәслек итеп төчкерү кагыйдәләрен аңлатты. Алар искәрткәнчә, төчкерү еш кына организмның табигый саклану реакциясе булып тора: ул аллергия, вируслар, тузан яки хәтта яктылык тәэсирендә барлыкка килә һәм сулыш юлларын чистартырга ярдәм итә.

Грипп, ОРВИ һәм COVID-19 таралган чорда әйләнә-тирәдәгеләрне чирдән саклау өчен кирәкле кагыйдәләрне үтәү аеруча мөһим. Табиблар билгеләп үткәнчә, төчкергәндә авыз һәм борынны бер тапкыр кулланыла торган салфетка белән капларга кирәк, аны шунда ук ташларга, ә кулларны – кичекмәстән юарга. Әгәр салфетка булмаса, терсәк бөгелгән урынга төчкерергә киңәш ителә, ничек тә һава агымын башка кешеләргә юнәлтмәскә тырышырга, мөмкин булса, читкә борылырга яки ераккарак китәргә кирәк. Ә менә кулга төчкерү киңәш ителми, чөнки бу инфекция таралуга китерергә мөмкин. Аннан соң кулларны яхшылап юарга яки антисептик белән эшкәртергә кирәк.

Белгечләр шулай ук төчкерүне тыеп тору сәламәтлек өчен куркыныч булуын искәртте: бу колак ярысы мембраналарына, күздәге кан тамырларына зыян китерергә, хәтта баш миендәге аневризма өзелү куркынычын да арттырырга мөмкин икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев