Табиблар хатын-кыздан 8 килограммлы шеш алды
Профессор М.З. Сигал исемендәге онкология диспансерында табиблар авыр һәм катлаулы операция башкарды — пациентканың корсак куышлыгыннан якынча 8 килограмм авырлыктагы зур шеш алынды. Бу хакта медицина учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хатын-кыз озак вакыт дәвамында табибларга мөрәҗәгать итмичә йөргән. Әмма организмдагы үзгәрешләрне инде яшереп булмый башлаган: бер ел эчендә корсак сизелерлек зурайган, тик ул һаман да медицина ярдәмен кичектереп килгән. Тикшерү вакытында белгечләр корсак куышлыгын тулысынча диярлек биләп алган зур күләмле шеш тапкан. Ул эчке органнарга көчле басым ясаган, нәтиҗәдә бөерләр артык йөкләнеш белән эшләгән. Әлеге хатын-кызны ашыгыч рәвештә РКОДның гинекология бүлегенә кабул иткәннәр.
Табиблар лапаротомия ысулы белән ачык операция үткәрү турында карар кабул иткән — мондый алым гына шешне куркынычсыз рәвештә тулысынча алу мөмкинлеген биргән. Хирургик катнашу вакытында шеш тулысынча, шулай ук аналык, аналык кушымчалары һәм зур сальник белән бергә алынган. Аның гомуми авырлыгы 8 килограмм тәшкил иткән.
Операциядән соң пациентканың хәле тотрыкланган: эчке органнарга булган басым тулысынча бетерелгән, ә бөерләрнең функцияләре әкренләп нормаль хәлгә кайта башлаган. Алынган тукымалар гистологик тикшерүгә җибәрелгән, аның нәтиҗәләре нигезендә табиблар алдагы дәвалау тактикасын билгеләячәк.
Бу очрак табибка мөрәҗәгать итүне сузарга ярамавы турында тагын бер кат кисәтә.
Фото: РКОД
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев