Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Скандинавча йөрүне үз итәләр

Алар яныннан туктамый узып китә алмадык. Нефтебаза поселогына эш буенча килгәч, каршыбызга кулларына таяк тотып баручы хатын-кызлар төркеме очрады. Хәрәкәттән бит очлары алсуланган, елмаялар үзләре. Көн саен ике-өч сәгать шулай скандинавча йөриләр, якындагы бакчачылык ширкәтендәге кардан чистартылган юллардан әйләнеп, һава сулап киләләр икән. Чөнки алар сәламәтлек турында беренче чиратта үзеңә кайгыртырга кирәк, дигән фикердә.

Ханымнар әйтүенчә, барысы бергә унбишләп кеше җыела. Күпчелеге – лаеклы ялга чыккач актив яшәү рәвешен алып баручы, яхшы мәгънәдә тынгысыз кешеләр.
– Һәркайсыбызда авырулар җитәрлек, шуңа күрә барыбызга да хәрәкәт кирәк, – дип сөйләде Надежда Базарова. – Йөрәк белән интегүчеләр сулыш алу җиңеләя дип безнең белән чыга, буыннары сызлаучылар аяк-куллар язылып китсен өчен йөри. Аннары аралашу да кирәк – очрашкан саен яңалыкларыбыз белән бүлешәбез. Балалар, оныклар турында гәпләшәбез, саулыкны ныгыту өчен файдасы тигән ысуллар турында сөйләшәбез, коронавирусны да еш искә алырга туры килә. Уртак темаларыбыз күп. Монда 1974 елдан бирле яшибез, ул чагында безнең поселок гөрләп тора иде. Күбебез бергә эшләдек. Ул чагында безнең оешма «Челнынефтепродукт» дип атала иде. Ул Тукай районы күмәк хуҗалыкларын ягулык белән тәэмин итте.
Алар яшьлектә дә тырышып эшләгән буын, хәзерге көндә дә кул кушырып утырмыйлар, хәрәкәттә бәрәкәт дип яши. Югыйсә, кар дими, суык дими көн дә җәяү йөрү җиңел түгел. Моның өчен иренмәскә, үз-үзеңне җиңәргә кирәк. Башта алар таяксыз йөри, аннан файдасы барлыгын ишетеп, скандинавча йөри башлый. Бер-берсеннән күреп, кибеттән махсус таяклар сатып алалар. Чыннан да, таянып атлавы җиңелрәк – таюдан, егылудан курыкмыйча, иркен сулап барасың. Өстәвенә, болай йөргәндә барлык мускуллар да эшкә җигелә, организм тиешле нагрузкасын үти. Скандинавча йөрү – спортның бер төре бит. Язмабыз геройларының күпчелеге олы яшьтә, араларында 82 яшьлек апа да бар. 
– Чык диеп бер-беребезгә ялынмыйбыз, куып чыгармыйбыз, шулай да, вакыты җиткәч, барысы да очрашу урынына килгән була. Ә өйгә кайткач, өстән авыр йөкне алып ташлагандай хис итәсең үзеңне, аралашу күңелгә рәхәтлек бирә, – дип фикерләрен уртаклашты әңгәмәдәшләребез.

/ Фото Надежда Базаровадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев