Россиялеләр “Дәүләт хезмәтләре” аша медицина документларын онлайн ала башлады
Россиялеләр хәзер күп кенә медицина документларын табибка бармыйча гына “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша рәсмиләштерә ала. Бу хакта РИА Новости агентлыгына РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сөйләде.
Министр әйтүенчә, бүген порталда медицина хезмәтләренең төрле мөмкинлекләре бар. “Дәүләт хезмәтләре” аша табибка язылырга, диспансеризация яки профилактик тикшерү узу өчен теркәлергә, табибны өйгә чакыртырга мөмкин. Моннан тыш, электрон медицина картасын карау һәм кирәкле белешмәләр алу да уңайлы.
Сервис ярдәмендә даруга рецепт, хастаханәгә юллама, прививкалар турында сертификат, авыру тарихыннан белешмә һәм диспансер күзәтүе буенча консультация беркетмәсен дә онлайн алып була. Шулай ук йөклелек турында белешмә, спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт итүче документ һәм шифаханәдә яки курортта дәвалану өчен белешмә дә рәсмиләштерелә.
Моннан тыш, гражданнар мәҗбүри медицина иминияте полисы турында мәгълүматны һәм электрон больничныйларны да карый ала. Бу хезмәтләр «Макс» милли мессенджеры аша да эшли.
Чыганак: РИА Новости
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев