Онкологлар яңа дәвалау алымнарын һәм ясалма интеллект мөмкинлекләрен тикшерде
Казанда Татарстан онкология хезмәтенең 80 еллыгына багышланган Россия онкологларының XIV съезды узды. Чарада илнең әйдәп баручы белгечләре җыелып, заманча онкологиянең төп мәсьәләләрен — иртә диагностикалаудан алып яңа дәвалау технологияләрен кертүгә кадәр — фикер алыштылар.
Белгечләр борчулы тенденциягә игътибар итте: Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча, 2030 елга онкологик авырулар саны сизелерлек артырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, авыруларны вакытында ачыклау һәм медицина ярдәменең үтемлелеген арттыруга аерым игътибар бирелә.
Төп темаларның берсе — ясалма интеллект роле булды. Экспертлар билгеләп үткәнчә, ул инде бүген үк авыруларны иртә стадиядә ачыкларга һәм мәгълүматны анализларга ярдәм итә. Әмма соңгы карарны кабул итү һәм диагноз кую табиб кулында кала.
Аерым рәвештә иң киң таралган онкологик авыруларның берсе булган күкрәк яман шешен дәвалау мәсьәләләре каралды. Табиблар авырулар саны артуын гомер озынлыгы үсүе һәм диагностиканың камилләшүе белән бәйли. Шул ук вакытта заманча алымнар авыруны нәтиҗәле дәваларга гына түгел, пациентларның тормыш сыйфатын сакларга да мөмкинлек бирә.
Форумда шулай ук кадрлар кытлыгы һәм яшь белгечләр өчен остазлыкның әһәмияте турында да сүз барды. Бүген медицинада тәҗрибә тапшыру системасы яңадан активлаша, бу исә квалификацияле табиблар әзерләргә ярдәм итә.
Съезд тәҗрибә уртаклашу, инновацияләр турында фикер алышу һәм онкологик авыруларга каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру юлларын эзләү өчен мөһим мәйданчык булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев