Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кызамык – куркыныч авыру

Кызамык (корь)-йогышлы характердагы кискен вируслы авыру. Аның йогуы бик югары булганга, вирусы һава-тын юлы аша күчә һәм тышкы мохиттә озак саклана. Барлык прививка ясатмаган һәм моңа кадәр авырмаган кешеләр кызамык белән вирус йокса тиз авырып китәләр.

Бүгенге көндә Тукай районында кызамыкның 2 очрагы расланган, авыручыларның берсе – сабый бала.

Балалар арасында кызамык авыруы белән бәйле катлаулы хәлне ачыклап шуны әйтәсе килә, 8 яшьлек кыз, әнисе кушуы буенча вакцинацияләнмәгән. Ул чирле бала белән элемтәдә була, нәтиҗәдә авыруның барлык билгеләре анда йокканнан соң күренә, бала ашыгыч рәвештә йогышлы авырулар хастаханәсенә “кызамык” диагнозы белән китерелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, нигездә, прививка ясатмаган балалар авырый, алар кызамык чире белән авыручыларның зур өлешен тәшкил итәләр, шуның белән тирә-юньдәгеләрне куркыныч астына куялар.

Кызамык үпкә ялыксынуы, отит, үзәк нерв системасы зарарлануы белән катлаулана, еш кына кире кайтарылмаслык нәтиҗәләр калдыра.

Кызамыкка каршы дару юк, авыруны профилактикалауның бердәнбер ышанычлы ысулы – вакцинация. Кызамыкка каршы прививкалар 50 елдан артык дәвам итә, һәм бу еллар эчендә вакциналар куркынычсыз һәм эффектив профилактика ысулы буларак танылды. Вакцинация ярдәмендә кызамык авыруын дистәләгән тапкыр киметергә мөмкин булды. Кызамыкка каршы вакцинация Россия Федерациясенең милли прививкалар календаре нигезендә мәҗбүри исемлеккә кергән. Вакцинация махсус иммунитет формалаштыра, нәтиҗәдә кеше организмы авыруга сизгер булмый башлый.

Кызамык прививкасы иминият медицина полисы беркетелгән урындагы поликлиникаларда бушлай үткәрелә.

Үзегезне һәм гаиләгезнең сәламәтлеген саклагыз, кызамыкка каршы вакцина ясатыгыз!

Тукай районы үзәк хастаханәсенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев