Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сабантуе-2023

Милли бәйрәмгә әзерлек ни хәлдә?

Район башлыгы Фаил Камаев Кызыл Байрак авылы янындагы Сабантуй мәйданында җитәкчеләр һәм җаваплы хезмәткәрләр катнашында татар милли бәйрәменә әзерлекне тикшерде. Майдан территориясендә җил тегермәне, мич, шулай ук бүрәнәләрдән йорт төзелә.

Тегермән ике катлы агач конструкциядән тора, аны карагай төсенә буяп металл сайдинг белән бизәгәннәр. Төзүчеләр Нургазиз Галиуллин, Рәсим Вәлиев һәм Рамил Сәлахиев Казаннан килгәннәр, мондый тегермән аларның тәҗрибәсендә беренчесе түгел, Баулыда һәм республикабызның башка шәһәрләрендә дә шундый ук тегермән урнаштырганнар.

– Бу тегермән электр белән эшләячәк, якын көннәрдә җиһазлар урнаштырачакбыз, - дип хәбәр итте төзүчеләр.

Биредә түбә астында кызыл кирпечтән салынган мич урнашкан. Бу иҗатның авторы кем дип сорарга булдык.

- Аны Азат Әгълиев, Калмия миччесе төзеде. Аңа алтын куллы егетләребез Түбән Суык-Судан Марсель Газетдинов һәм Рафис Мәрданов, Мәләкәстән Газинур Булатов ярдәм итте,- дип хәбәр итте «Тукай Тепло-Газ» директоры Мусанниф Ханов.

Ул әле безгә тегермәндә тартылачак оннан икмәк пешерәчәкләрен дә хәбәр итте. Ә менә пешкән арыш икмәген янәшә урнашкан йорт өстәлендә күреп булачак. Ә бурадан ясалган йортны татар халык стилендә бизәячәкләр.

Үзәк майданнан ерак түгел ипподром урнашкан, анда атлар узышканда йомышак булсын өчен күпләп елга комы китерелгән. Хәзерге вакытта аны автогрейдер белән тигезләү эше бара.

Җирле ипподром кураторы, ат чабышлары, атчылыкны үстерү белән бәйле барлык чараларны оештыручы, үз эшенең профессионалы, күпьеллык стажы булган фермер Насим Гыйләҗев хәбәр иткәнчә, быел Тукай җирендә Татарстаннан гына түгел, Удмуртиядән, Башкортостаннан, Пермь краеның Барда районыннан да ким дигәндә 100 җайдак һәм аларның атлары килүен көтәләр. Традицион ат ярышларыннан тыш, чабыш сөючеләрнең игътибарына «Аударыш» татар уенын да күрсәтәчәкләр, бу ат өстендә көрәш кебек.

Безгә таныш булган атлардан тыш, Сабантуйда башка хайваннарны да күрергә мөмкин булачак. Балалар һәм өлкәннәр өчен зоопарк эшләячәк, ачык һавадагы махсус урыннарда дөя, пони, тавис, тәва кошы һәм башка кош-кортларны һәм хайваннарны күреп булачак.

Сабантуй территориясендә электр линияләре тулысынча алыштырылган, яңа электр тапшыру баганалары урнаштырылган. Тукай РЭСы җитәкчесе Артур Фәрдиев мәгълүматларына караганда, комплектлы трансформатор подстанциясе куәтлерәк подстанциягә алыштырылган, электр энергиясе белән өзеклекләр булырга мөмкин түгел, КТП-250 урнаштырылган, «Татэнергострой» ҖЧҖ подрядчылары эшне сыйфатлы һәм вакытында башкарган.

Район башкарма комитетының икътисад бүлеге хезмәткәрләре Сабантуй көнендә үз продукцияләрен һәм хезмәтләрен тәкъдим итәргә теләк белдергән эшмәкәрләр белән очрашу үткәрделәр, аларга сәүдә җиһазлары урнаштыру өчен урын билгеләделәр.

Үзмәшгуль Наталья Печерей бәйрәмдә хатын-кызлар өчен үз куллары белән ясалган бизәнү әйберләрен сатарга җыена.

- Унбер ел яраткан эшем белән шөгыльләнәм. Кызыл Байрак Сабантуенда үз товарымны сатуга бик шатмын. Миңа администрация тарафыннан җаваплы караш, төгәллек ошый, - дип билгеләп үтте хатын-кыз.

23 ел инде безнең районда Сабантуе бәйрәмендә эшмәкәр Кенәз Мирзоян катнаша. Ул Сабантуй кунакларына шашлык һәм башка итле ризыклар тәкъдим итәчәген әйтте.

- Бу көнне шашлыкны күп сатачаклар, ә без балаларга татлы мамык һәм попкорн тәкъдим итәчәкбез. Узган елгы бәяләр үзгәрмәде. Һава торышы да начар булмасын иде, - дип уртаклашты эшмәкәр Марина Барыева.

Даниф Газизов быел өч метр биеклектәге батут урнаштырачак, анда рәхәтләнеп балалар сикерә алачак. Ә Эльвир Сафиуллин балаларга күңел ачу өчен кечкенә машиналар һәм уен лабиринтлары тәкъдим итәчәк.

Башкарма комитет җи тәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Әнәс Гәрәев хәбәр иткәнчә, ике трибуна үзәк майданнан балалар зонасына күчерелгән, шуңа күрә балалар әти-әниләре белән бәйрәмне уңайлы урындыкларда утырып карый ала.

Тукай районында Сабантуе- халык бәйрәмен үткәрү буенча комиссия рәисе Айрат Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, күп эшләр башкарылган, әмма вакытында эшләргә кирәк булган мөһим моментлар калган әле. Беренче чиратта эскәмияләрне буяу, территориядә тәртип урнаштыру, үзешчән артистлар катнашында мәдәни чараларның репетицияләрен үткәрү. Сүз уңаенда, безнең райондагы Сабантуйда Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова, шулай ук «Кунел» радиосы чакырган артистлар үзләренең иҗаты белән сөендерәчәк.

Мәдәният хезмәткәрләре бай мәдәни программа әзерлиләр, ул һәр катнашучыга ошарга тиеш. Әлбәттә, бәйрәмнең төп геройлары авыл хезмәтчәннәре булачак. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов хәбәр иткәнчә, үзәк мәйданда иң яхшы терлекчеләрне һәм савучыларны, яшелчәчеләрне һәм кыр эшчеләрен, кошчыларны һәм механизаторларны бүләкләү тантанасы узачак. Бер сүз белән әйткәндә, Татарстан җирендә тырыш хезмәт куючыларны хөрмәтләячәкләр.

Район башлыгы Фаил Камаев Сабантуена әзерлеккә намус белән караган хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде, җитешсезлекләрне билгеләп үтте, бәйрәмнең оешкан төстә һәм хәвефсез, күңелле үтәчәгенә ышанычын белдерде. Барыгызны да яраткан бәйрәмебездә 11 июньдә түземсезлек белән көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев