Безнең өчен иң кадерле, газизләрдән-газиз булган әбиебез
Редакция бәйгеләре

Безнең өчен иң кадерле, газизләрдән-газиз булган әбиебез

Шушы гүзәл бәйрәм белән кадерле кешебез, Дәү әниебез - Сафина Бәһиҗә Шәмсетдин кызын тәбрик итәсебез килә.

Безнең өчен иң кадерле, газизләрдән-газиз булган әбиебез. Сиңа имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме — картлыктагы күңел тынычлыгы һәм корычтай нык саулык-сәламәтлек, тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча яшәвеңне, озын гомер итүеңне телибез. Өйнең яме, барчабызга киңәшче ул, матур көмеш кебек ак чәчләр бик тә, бик тә килешә үзеңә. Рәхмәт сиңа, улыңны, безне - оныкларыңны тәрбияләп үстердең. Тагын озын-озак еллар безне сөендереп яшәргә язсын Ходай.

 

Чулпан Сафина


Нет комментариев