Төп геройлар – бал hәм варенье
Көтеп алган җәй үтеп тә бара. Быел ул үзәнчәлекле – кояшлы, эссе көннәре сирәк. Шулай да җәй – җәй инде, без аны яратабыз. Җәйне истә калырлык, сагынып сөйләрлек итәр өчен «Якты юл» газетасы Тукай районында hәм Чаллыда яшәүчеләр өчен чып-чын җәй бәйрәме уйлап тапты. «Баллы фестиваль – бал hәм варенье бәйрәме».
Елның иң баллы вакыйгасы «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда 17 августта узачак. Анда йөзләгән пешекче-кондитерлар, уңган хуҗабикәләр үз куллары белән ясаган, хәтта иҗат иткән кайнатма, джем, повидлоларын тәкъдим итәчәк. Алар осталыкларын күрсәтәчәкләр, рецептлары белән гаҗәпләндерәчәкләр. Без газетада беренче игъланны урнаштыруга ук, редакциягә шалтырата башладылар. Кемдер без күнеккән классик вареньеларны өстен күрә икән. Соңгы вакытта чәчәк таҗларыннан, карбыз-кавыннан кайнатмалар әзерләү модага кергән. Кайберәүләр хәтта кыяр, помидордан да баллы ризыклар әзерли! Кыскасы, баллы фестиваль хәйран күңелле булырга ошый. Ә кем оста умартачы? Аларны да сынап карарбыз. Кемнең балы иң тәмлесе? Кайсы умартачы иң җитезе? Күрербез!
Баллы бәйрәмебез чын-чынлап истә калсын өчен, катнашучылардан да активлык сорала. Үзләренең товарларын матур, зәвыклы итеп тәкъдим итсеннәр, әллә каян үзләренә җәлеп итә белсеннәр. Быелгы катлаулы hава шартларында да безгә болын чәчәкләреннән җыелган иң затлы ризык - бал тәкъдим итәләр икән, димәк, иң зур хөрмәт бүген бал кортлары хуҗаларына күрсәтелергә тиеш.
Бәйрәмдә төрледән-төрле бәйгеләр, уеннар, викториналар булачак. Сәхнәне Хәмдунә Тимергалиева, Мөнир Рахмаев, Илhам Шәриф, Илнур Мусин кебек танылган җырчылар, районыбызның сәнгать коллективлары тотар.
Рәхим итегез!
Белешмәләр өчен телефон: 70-86-16, 8-917-907-70-04.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев