Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

“Әниләргә мәдхия” конкурсы төгәлләнде, хәзерге вакытта баллар санала

Укучыларыбыз, алдан хәбәр иткәнебезчә, сайтта барган конкурсыбыз төгәлләнде. Сайттан тавыш бирү алынды. 21.00 сәгатькә булган күрсәткечләрнең скрин күчермәсе алынды. Шушы вакыттан соң язылган комментарийлар сайтка чыгарылмаячак. Хәзерге вакытта тавышларны санау, комментарийларның IP адресларын тикшерү процессы бара. Җиңүчеләрне исә иртәгә сайтта игълан итәрбез. Әйтергә кирәк, катнашучыларыбыз 7 генә булса да, конкурс...

Укучыларыбыз, алдан хәбәр иткәнебезчә, сайтта барган конкурсыбыз төгәлләнде. Сайттан тавыш бирү алынды. 21.00 сәгатькә булган күрсәткечләрнең скрин күчермәсе алынды. Шушы вакыттан соң язылган комментарийлар сайтка чыгарылмаячак. Хәзерге вакытта тавышларны санау, комментарийларның IP адресларын тикшерү процессы бара. Җиңүчеләрне исә иртәгә сайтта игълан итәрбез.

Әйтергә кирәк, катнашучыларыбыз 7 генә булса да, конкурс бик актив барды. Безгә, ягъни конкурсны оештыручыларга карата төрле шелтәләр дә ишеттек. Шунысын әйтәсебез килә, конкурста катнашкан беркем белән дә дуслыгыбыз да, дошманлыгыбыз да юк. Оештыручылар бары тик комментарийларның конкурс шартларына туры килү-килмәвен генә тикшереп барды. Тавыш бирү барышы исә тулысынча автоматик рәвештә башкарыла, без моңа бернинди йогынты ясый алмыйбыз. Шуңа күрә, укучыларыбыз, конкурслар вакытында бер-беребезне ямьсезләмик. Ә киләсе конкурслар вакытында без тавыш бирү этабын бөтенләй төшереп калдыру, бары тик комментарийлар язу ярдәмендә генә баллар җыю мөмкинлеген карарга ышандырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев