Татарстан укытучылары өчен грантлы конкурс старт алды
Сез үз эшегезнең остасымы һәм белем бирүгә иҗади якын киләсезме? Т-Банк белем бирү өлкәсендәге иң яхшы белгечләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан чираттагы грант конкурсын башлап җибәрде.

Конкурста катнашу өчен түбәндәге таләпләр куела:
Мәктәп укытучылары, колледж мөгаллимнәре яки өстәмә белем бирү педагоглары.
Педагогик стажыгыз 1 елдан ким булмаска тиеш.
Җиңүчеләрне нинди бүләкләр көтә?
Бу конкурс — акчалата ярдәм генә түгел, бу үсеш өчен зур мөмкинлек:
200 000 сум күләмендәге грант (уку елы дәвамында ай саен 25 000 сум түләнәчәк).
«Т-Образование» курсларына һәм эксклюзив методик материалларга керү хокукы.
66 төбәктән килгән талантлы хезмәттәшләрнең ябык җәмгыятенә кушылу.
Программада Т-Банк офисларына экскурсияләр һәм махсус лекцияләр каралган.
Катнашу этаплары:
4 июньгә кадәр сайтта анкета тутырып, заявка калдырырга кирәк.
Июнь – ноябрь айларында сайлап алу марафоны. Сезне онлайн-интервью, кызыклы биремнәр һәм дәресегезнең иң үтемле фрагментын яздыру көтә.
25 ноябрьгә кадәр конкурска йомгак ясалачак һәм җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителәчәк.
Белешмә: программаның 4 еллык тарихында 380 педагог ярдәм алды, ә гомуми грант фонды 120 миллион сумнан артып китте. Узган ел гына да Россиянең 51 төбәгеннән 170 укытучы грант иясе булды.
Үз көчегезне сынап карарга әзерме? Заявкагызны калдырырга соңга калмагыз!
Фото һәм мәгълүмат ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев