Татарстан укучылары 50 мең сумлык грант алачак
Татарстанның 5–11 нче сыйныф укучылары математика, физика һәм химия буенча уңышлы нәтиҗәләре өчен 50 мең сумлык грантка дәгъва кыла алачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Талантлар университеты җитәкчесе Адилә Әхмәтова хәбәр итте.
Гаризалар 1 апрельдән кабул ителә башлый.
Җитәкче сүзләренә караганда, узган ел 200 укучы ярдәм алган. 2026 елда бу сан икеләтә артачак. Чөнки физика-математика юнәлеше белән бергә, яңа проект – физика-химия юнәлешендә дә башкарыла.
Яңа проектта катнашу өчен укучының профильле фәннәрдән уртача баллы 4,5тән югары булырга һәм профильле түгәрәктә ким дигәндә алты ай шөгыльләнергә тиеш.
Физика-химия юнәлеше өчен таләпләр бераз җиңелрәк: уртача балл 4тән югары булырга һәм профильле түгәрәктә кимендә өч ай шөгыльләнергә кирәк.
Гаризаларны 1 апрельдән 15 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин, ә грантлар катнашучыларга 2026 елның 17 июленә кадәр түләнәчәк.
Чыганак: Татар-Информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев