Мәгариф

Республика олимпиадасында җиңү яуладылар

Кышкы каникул вакытында авыл мәктәпләрендә белем алучы укучыларның «Олимпка юл» («Путь к Олимпу») республика олимпиадасы башланды. Тукай районының өч укучысы призлы урыннарга иреште. 8-10 гыйнварда математика фәне буенча белем сынаштылар. Борды мәктәбенең VI сыйныф укучысы Валентин Чернов (укытучысы - Валентина Утяшова) призер исеменә лаек булды. 12-14 гыйнварда химия фәне олимпиадасы...

Кышкы каникул вакытында авыл мәктәпләрендә белем алучы укучыларның «Олимпка юл» («Путь к Олимпу») республика олимпиадасы башланды. Тукай районының өч укучысы призлы урыннарга иреште.

8-10 гыйнварда математика фәне буенча белем сынаштылар. Борды мәктәбенең VI сыйныф укучысы Валентин Чернов (укытучысы - Валентина Утяшова) призер исеменә лаек булды. 12-14 гыйнварда химия фәне олимпиадасы барды. Комсомолец мәктәбенең IX сыйныф укучысы Виктор Петров (укытучысы - Гөлия Йосыпова) һәм Кече Шилнә мәктәбенең VII сыйныф укучысы Резедә Садриева (укытучысы - Зөлфия Мифтахова) шулай ук призлы урыннар алдылар. Бүген инглиз теле олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булырга тиеш. 14еннән алып 17 гыйнварга кадәр барган белем бәйгесендә районнан 6 укучы катнашты. Алар Кече Шилнә, Шилнәбаш, Кнәз, Комсомолец, Новотроицкое һәм Биклән мәктәпләреннән.


Нет комментариев