Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Мәктәбебез ярты гасырлык юбилеен бәйрәм итә

Круглое Поле бистәсендәге мәктәп зур юбилеен билгеләп үтә — аңа нигез салынуга 50 ел тулды. Ярты гасыр дәвамында ул йөзләгән укытучы һәм укучы язмышларын берләштереп, алар өчен икенче йортка әверелде. Мәктәпнең традицияләрне ничек саклавы һәм һәр чыгарылыш укучысы өчен җылы истәлекләр тудыруы турында 10 нчы сыйныф укучысы Никита Елин яза.

Быел безнең мәктәбебез ачылуга 50 ел тулды. Поселогыбыз горурлыгы булган уку йорты Тукай районы яшьтәше. Ярты гасырлык тарихында мәктәп күпләрнең икенче туган йорты булды һәм шулай булып калачак та. Берничә буын укучылар, укытучылар, ата-аналар өчен мәктәп – белем һәм тәрбия биргән икенче туган йорты. Биредә белем дөньясына тәүге тапкыр аяк атлаган баладан алып гомерен педагогикага багышлаган укытучылар арасында ныклы күпер салынуга зур игътибар бирелә. Шуңа да дистә еллар элек мәктәпне тәмамлап чыккан элеккеге укучылар да уку йортын якты хатирәләр белән искә алалар.

Юл башы: беренче кыңгырау, беренче адымнар...

1976 нчы елда белем алырга дип мәктәп формасы кигән, кулларына портфельләр тотып килгән укучылар алдында мәктәбебез ишекләре киң итеп ачыла һәм ул бүгенгәчә шулай булып кала. Ул чорда әле класслар да күп булмый. Әкренләп класс, кабинетлар күбәя, укучылар саны арта. Уку кабинетлары белем алу өчен мөмкин кадәр заманча техника, приборлар белән җиһазлана. Спорт залы булдырыла. Бүгенгесе көндә мәктәбебез – иркен, киң, якты һәм матур. Капиталь ремонттан соң ул аеруча үзенә тартып торучан мәктәпкә әйләнде. Биредә үзеңне иркен хис итәсең. Уку, белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган.  

Укытучылар – илһам чыганагы

Укытучыларыбыз – мәктәп, поселок, район горурлыгы. Педагоглар арасында чын-чынлап үз эшенең остасы булган педагоглар байтак. Күбесе уңышлы эшләре белән регионда яхшы дан алды. Белемнәре, күпьеллык эш тәҗрибәсе, сайлаган профессияләрен яратулары  һәм балаларга карата күңел җылысы аша укучыларда фән, сәнгать, спортка карата мәхәббәт уяталар.
Бу мәкаләдә укучылар аеруча яраткан берничә укытучыны атап китәм. 
Математика укытучысы Татьяна Владимировна Сафинаның педагогик эш стажы мәктәп юбилее белән тәңгәл. Ярты гасыр балаларга белем һәм тәрбия бирүче педагогның хезмәтләрен хөкүмәтебез югары бәяләде. Татьяна Владимировна Сафина «РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» исемен йөртә. Үз эшенең чын остасы булган педагог «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде. 

Лилия Сәитгалиевна Орловская 45 ел балаларга чит телләр укыткан хөрмәтле педагог. Укучыларда инглиз, алман (немец) телләренә карата мәхәббәт уяткан укытучы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 
Иң мөһиме – бу укытучылар балалар күңелендә яхшылык һәм изгелек орлыкларын чәчтеләр. Укучыларның иң яраткан укытучылары булып калалар. 


Физик яктан сәламәт булу – укуда уңышка ирешүнең алшарты булып тора. Спорт – мәктәп тормышында мөһим урын алып тора. Укучылар төрле дәрәҗәдәге район ярышларында, турнирларда катнашып призлы урыннар яулыйлар. 
Ярты гасырлык мәктәп киләчәккә ныклы адымнар белән атлый. Алдыбызга амбициоз максатлар куйдык: уку процессына яңа технологияләр кертү, иҗат һәм спор тбелән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар тудыру, үз эшен яраткан яшь, талантлы педагогларны үз мәктәбебезгә эшкә җәлеп итү. 

Мәктәптә бүгенгесе көндә 408 укучы белем ала.
Укучыларга 31 педагог белем һәм тәрбия бирә.

Никита Елин, 10 класс укучысы. Круглое Поле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев