«Балкыш»та һәр смена үзенчәлекле
Мәгариф

«Балкыш»та һәр смена үзенчәлекле

Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» балаларны сәламәтләндерү лагереның беренче сменасында 75 бала ял итә. Беренче смена 10 июньгә кадәр дәвам итә. 22 июнь көнне икенче – лингвистика сменасы ачыла. Балаларны инглиз теле белән кызыксындыру  уеннар һәм мавыктыргыч чаралар ярдәмендә алып барылачак. 

Һәр  сменаның үз юнәлеше:  өченчесендә – нәфис-эстетик, дүртенчесендә спорт тәрбиясенә өстенлек биреләчәк. «Балкыш» быел дүрт сменада барлыгы 300 бала кабул итәчәк.
Лагерь эше Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп оештырыла. Әти-әниләр белән очрашулар, читкә чыгып йөрүләр тыелган.

Әлфия  Шщйдуллина фотосы


Нет комментариев