Авыл мәктәбендә яңа мөмкинлекләр: Әлфия Борһанова тәҗрибәсе
«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында авыл җирлегенә эшкә күчеп килүче педагогларга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Татарстанда «Земский учитель» программасының ничек тормышка ашырылуы Әлфия Равил кызы Борһанова мисалында күрергә була. Инглиз теле укытучысы, Тукай муниципаль районы башлыгы гранты иясе проектта катнашучыларга нинди ярдәм күрсәтелүе һәм ни өчен эш урынын Тукай районыннан сайлавы турында сөйләде.

Инглиз теле укытучысы Әлфия Борһанова «Земский учитель» программасында катнашып, Татарстанның Тукай районы Круглое Поле поселогына эшкә килгән. Моңа кадәр ул Зәй шәһәрендә яши. Әлфия Равил кызы гомеренең 25 елын мәктәпкә багышлаган.
Әлфия Борһанова укытучылык һөнәрен күңел кушуы буенча сайлаган. Аның сүзләренчә, инглиз теленә кызыксыну һәм балалар белән эшләү теләге мәктәп елларында ук барлыкка килгән. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач, ул ике дә уйламыйча, педагогика юнәлешен сайлый. Максаты – киләчәктә үз белемен укучыларга тапшыру була.
«Земский учитель» программасы турында педагог рәсми чыганаклардан белгән: Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында һәм Мәгарифне үстерү институтының мәгълүмати стендында бу хакта язылган була. Моннан тыш, программа турында укытучылар да актив фикер алышканнар, яңалыкларда да бу турыда еш ишетелгән.
«Программада катнашу карары, бер яктан, авыл мәктәбендәге заманча һәм уңай шартларда эшләү теләге белән бәйле булса, икенче яктан, дәүләт тарафыннан күрсәтелүче ярдәм чаралары да мөһим роль уйнады», ди Әлфия Равил кызы.
Әлфия Борһанова программага 2025 елда кушылган. Теләсә нинди җаваплы эш кебек үк, башлангыч этап үзенә күрә бер сынау була. Педагог сүзләренчә, иң җаваплы һәм катлаулы мизгел — сайлап алу критерийларының нечкәлекләрен төшенү һәм тәкъдим ителгән вакансияләр арасыннан күңеленә иң якын булган эш урынын сайлап алу була. Гариза биргәннән соң, кирәкле документларны җыю һәм әзерләү башланган. Әлфия Равил кызы бу юлда ялгыз калмый: туган һәр сорауга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм Мәгарифне үстерү институтының тәҗрибәле белгечләре ярдәмгә килә.
--.jpg)
Нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң документларны рәсмиләштерү этабы була. Мәктәп белән хезмәт килешүе төзелә һәм яңа эш урынында кимендә биш ел эшләргә тиеш дигән документка кул куела. Программа шартлары буенча уку елы башлану белән педагог эшкә керешергә һәм яңа торак пунктка күченеп килергә тиеш була.
Бүгенге көндә Әлфия Бурганова — Тукай районының Круглое Поле мәктәбендә үз кеше. Алты айлык хезмәт дәверендә ул чит тел кагыйдәләрен генә өйрәтеп калмыйча, үзе өчен дә мөһим ачыш ясый: авыл мәктәбе — зур мөмкинлекләр мәйданы икән. Хәзер ул һәр иртәне күтәренке рух һәм бары тик алга таба бару теләге белән каршы ала.
«Сентябрьнең беренче көннәрендәге дулкынланулар хәзер инде артта калды. Бүген мин һәр сүземнең, һәр дәресемнең никадәр мөһим булуын күңелем белән тоям. Бу ярты ел миңа үз урынымда булуымны исбатлады. Ә укучыларымның якты йөзләре һәм хезмәттәшләремнең җылы мөнәсәбәте — минем өчен иң югары бүләк һәм дөрес юлда булуымның төп билгесе», — дип уртаклаша ул үзенең хис-тойгылары белән.
Фотолар Әлфия Борһанованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев