2027 елдан педагогик югары уку йортларына керүчеләр өчен профильле БДИ тапшыру тәртибе яңадан кертелергә мөмкин.
Абитуриентлар сайлаган укыту юнәлешенә туры килгән фәннән имтихан бирәчәк. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов «РИА Новости»га хәбәр итте.
Яңа-иске тәртип буенча, булачак математика укытучысы математикадан, тарих укытучысы тарихтан профильле имтихан тапшырачак. Кравцов сүзләренчә, мондый система элек тә гамәлдә булган, әмма соңрак аннан баш тартканнар.
Хәзер педагогик юнәлешләргә укырга керүчеләр өчен профильле фән урынына җәмгыять белеме мәҗбүри керү имтиханы булып тора.
Министр шулай ук 2027 елда БДИ системасында зур үзгәрешләр көтелмәвен билгеләп үткән. Аның сүзләренчә, имтихан биремнәрен катлауландыру яки масштаблы реформалар үткәрү планлаштырылмый.
Нет комментариев