КАМАЗның яңа туристик автобусы 2027 елда серияле җитештерүгә чыгарга мөмкин. Хәзер «КАМАЗ-52229» моделе сынау уза, аның киләчәге сынаулар нәтиҗәләренә карап билгеләнәчәк.
Предприятие генераль директоры Сергей Когогин бу хакта Казанда узган COMTRANS халыкара коммерция автомобильләре күргәзмәсендә ТАСС агентлыгына сөйләгән. Аның сүзләренчә, автобусны киләсе елда серияле рәвештә чыгара башлау планы үзгәрмәгән.
«КАМАЗ-52229» — Россиядәге беренче зур класслы туристик автобус. 47 яки 55 пассажирга исәпләнгән модельне компания беренче тапкыр 2025 елда Санкт-Петербург халыкара газ форумында тәкъдим иткән.
Автобус кысылган табигый газ белән эшли. Аңа 235 кВт куәтле «КАМАЗ» газ двигателе һәм роботлаштырылган тапшырулар тартмасы урнаштырылган. Модельнең бер ягулык белән йөрү ераклыгы якынча 500 километр. Өстәмә газ баллоннары куелган очракта әлеге күрсәткеч 650 километрга кадәр җитә. Озын юлларга исәпләнгән автобус пассажирлар өчен дә уңайлы шартлар белән җиһазландырылган: салонда суыткыч һәм бәдрәф бар.
Быел предприятие «КАМАЗ-52229»ның тәҗрибә-сәнәгать партиясен җыйган. Алдагы этапта автобусларны серияле җитештерүне җайга салу планлаштырыла.
Нет комментариев