Мәчет бакчасында игелек чыганагы: «Газизулла» мәчетендә “Миндар чишмәсе” ачылды
җәмгыять

Мәчет бакчасында игелек чыганагы: «Газизулла» мәчетендә “Миндар чишмәсе” ачылды

Круглое Поле авылындагы «Газизулла» мәчете территориясендә «Миндар чишмәсе» ачылды. Мәчетнең икенче имам-хатыйбы Миндар хәзрәт Шәвәлиев истәлегенә багышланган чишмә өч айга якын вакыт эчендә төзелгән. Бүген ул мәхәллә халкы, юлчылар һәм мәчеткә килүчеләр өчен бушлай су алу урыны булып хезмәт итәчәк.

 «Миндар чишмәсе»
 «Миндар чишмәсе»

 

Круглое Поле мәчетенә кайчан гына килеп керсәң дә, яңалык күреп, шуңа ихластан сөенеп чыгасың. Тынгысыз холыклы, тырышлыгы һәм яңа идеяләре белән янып яшәүче Рәфгать хәзрәт Гәрәев үзе артыннан мәхәллә халкын да ияртә. Бергәләп алар изге ниятләрне гамәлгә ашыра, мәчет тирәсен кешеләр өчен тагын да уңайлы һәм файдалы урын итәргә тырыша. Мәчет бакчасында ачылган «Миндар чишмәсе» дә — шундый уртак хезмәтнең чираттагы нәтиҗәсе.

«Миндар чишмәсе» ничек барлыкка килгән

Чишмәнең тарихы гади бер уйдан башланган. Беркөнне мәчеткә илтә торган юл өстендә урнашкан су сата торган автоматка күзе төшә Рәфгать хәзрәтнең. «Су — Аллаһның зур нигъмәте бит. Ник әле мәчет янында һәркем бушлай файдалана алырлык хәйрия чишмәсе булдырмаска? — дигән уй килә аның күңеленә. Шул көннән башлап бу фикер һич кенә дә тынгылык бирми хәзрәткә. Бүген исә бу ният чынбарлыкка әверелгән.

«Газизулла» мәчете шәкерте Коръән укый.
«Газизулла» мәчете шәкерте Коръән укый.

 

Ә ниятнең нигезендә кешеләргә файда китерү теләге ята. Рәфгать хәзрәт өчен мәчет территориясенең матур һәм төзек булуы гына түгел, ә кешеләргә кирәкле һәм уңайлы урын булуы да мөһим. Мәчеткә мөсафирлар, юлчылар еш туктый. Хәзер алар биредә сусавын баса, мәхәллә кешеләре исә өйләренә су алып кайта алачак.

Чишмәнең исеме дә очраклы сайланмаган. Ул мәчетнең икенче имам-хатыйбы Миндар хәзрәт Шәвәлиев истәлегенә «Миндар чишмәсе» дип аталган.

— Миндар хәзрәт мәхәлләбез, поселогыбыз һәм мәчетебез өчен күп көч куйган, зур хезмәт башкарган шәхес иде. Бүген дә без аның хәләл җефете Фәния апа белән бергә хезмәт итәбез. Миндар хәзрәт вафат булганнан соң да аның гаиләсе — Фәния апа һәм кызлары — мәчетебезнең утын сүндермәделәр, аның башлаган изге эшләрен дәвам иттеләр, — диде Рәфгать хәзрәт.

«Газизулла» мәчете имам-хатыйбы Рәфгать хәзрәт Гәрәев.
«Газизулла» мәчете имам-хатыйбы Рәфгать хәзрәт Гәрәев.

Чишмәне төзүгә өч айга якын вакыт киткән

Чишмәне төзү эше биш этапка бүленгән. Башта 70 метр тирәнлектә кое казылган.

Аннан су анализга тапшырылып, тиешле рөхсәтләр алынган. Өченче этапта чишмәнең диварлары күтәрелеп, түбә астына кертелгән. Дүртенче этапта мәчеткә һәм башка биналарга су үткәрелгән. Соңгысы — чишмәне ачу.

Эшләр 20 июньдә башланып, өч айга якын дәвам иткән. 19 сентябрьдә исә, чишмә тантаналы рәвештә ачык дип игълан ителде.

— Әлбәттә, бу өч ай эчендә башкарылган хезмәтне вакыт белән генә үлчәп булмый. Һәр этап зур хезмәт, сабырлык һәм кешеләрнең ярдәмен таләп итте, — ди Рәфгать хәзрәт.

Чишмәне булдыруда күп кеше катнашкан. Кемдер акчасы белән ярдәм иткән, кемдер вакыты һәм көче белән, икенчеләре техникасы, төзелеш материаллары яки киңәше белән өлеш керткән. Рәфгать хәзрәт мөхтәсибәткә, иганәчеләргә, мәхәллә халкына һәм изге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде. Күпчелек ярдәм итүчеләр исемнәрен атамаска теләгән.

— Динебездә «Уң кулың сәдака биргәнне сул кулың белмәсен», — дип әйтелә. Шуңа күрә аерым исемнәрне атамыйча гына, бу изге эштә катнашкан һәркемгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәсем килә, — диде ул.

Рәфгать хәзрәт чишмәнең төп максаты кешеләргә файда китерү генә түгел, ә аны садака-җариягә әйләндерү булуын да ассызыклады.

— Кеше моннан су эчсә, өенә алып кайтса, юлчы файдаланса — ин шә Аллаһ, аны булдыруда ярдәм иткән һәркемгә әҗер-савап язылып торыр. Шуңа күрә без бу эшне садака-җария — дәвамлы савап китерә торган гамәл булсын дигән ният белән дә башкардык, — диде имам.

2026 елның 19 сентябрендә «Миндар чишмәсе» ачылды.
2026 елның 19 сентябрендә «Миндар чишмәсе» ачылды.

 

Чишмә шулай ук мәхәллә халкын берләштерүче уртак эшкә әверелгән. Бу фикерне Тукай районының баш абыстае Фәридә апа Харрасовна да билгеләп үтте.

— Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә безгә бердәм булырга, бер-беребезнең шатлыкларын уртаклашырга куша. Хәзрәт килгәч, авылны уятты, кешеләрне берләштерде. Дүрт меңгә якын кеше яшәгән мәхәлләдә мондый эшләрнең әһәмияте бик зур, — дип ассызыклады абыстай.

Фәридә Харрасовна чишмәнең район өчен дә үзенчәлекле урынга әвереләчәгенә ышанычын белдерде.

— Мәчет янында краннан су агып торырга мөмкин, әмма чишмә суы — бөтенләй башка. Бу районда үзенә күрә бер тарихи урын булыр, чөнки ул бердәнбер, — диде абыстай.

Миндар хәзрәтнең оныгы кунакларны чишмә суыннан авыз иттерә.
Миндар хәзрәтнең оныгы кунакларны чишмә суыннан авыз иттерә.

Мәчет тирәсен төзекләндерү дәвам итә

Рәфгать хәзрәт әйтүенчә, шушы ук чишмә суыннан файдаланып, киләчәктә мәчет каршында ясалма күл дә ясарга ниятлиләр. Шул рәвешле мәчет янын халык өчен файдалы һәм күркәм урынга әйләндерү күздә тотыла.

— Төзек һәм каралган урын кешеләрне үзенә җәлеп итә. Мәчет үзенең матурлыгы белән дә кешеләрне үзенә чакырып торырга тиеш, — дип аңлатты ул.

Аның фикеренчә, төзекләндерелгән территория кешеләрдә уртаклык һәм җаваплылык хисен дә арттыра. Кемдер агач утырта, кемдер хезмәте белән булыша, икенчесе матди өлеш кертә. Балалар һәм яшьләр дә чисталыкны, тәртипне һәм игелекле эшләрне күреп үсә. Мәчет тирәсендә киләчәктә никахлар һәм мәҗлесләр үткәрү өчен дә матур мохит булдыру күздә тотыла.

Якын көннәрдә мәчеттә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән коры ашлар әзерләү эшен башлап җибәрергә ниятлиләр. Бу эш район мөхтәсибәте каршында эшләүче «Ихсан» хәйрия төркеме кысаларында башкарылачак.

— Ин шә Аллаһ, әлеге ашларны әзерләгәндә нәкъ менә шушы чишмә суын да файдаланачакбыз. Шулай итеп, чишмә суы кешеләрнең көндәлек ихтыяҗлары өчен генә түгел, ә игелекле һәм файдалы эшләрдә дә хезмәт итәчәк, — диде Рафкать хәзрәт.

Миндар чишмәсе»нең суы һәрчак мул һәм саф булсын, мәхәлләгә иминлек һәм бәрәкәт алып килүче күркәм урынга әйләнсен, ниятләгән эшләр тормышка ашсын дигән теләктә калабыз.


Нет комментариев