Татарстанда 23 сентябрьдә +27 градуска кадәр җылытачак
Яңалыклар

Татарстанда 23 сентябрьдә +27 градуска кадәр җылытачак

Республикада чәршәмбе, 23 сентябрьдә, алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көн дәвамында явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге белгечләре хәбәр итә.

Иртән республиканың кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин. Шул сәбәпле автомобиль йөртүчеләргә юлларда аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә. Җил көнчыгыштан һәм төньяк-көнчыгыштан 4–9 м/с тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +7…+12 градус тәшкил итәчәк. Көндез җылытачак, термометр баганалары +22…+27 градуска кадәр күтәреләчәк.

Н.Туганов фотосы


Нет комментариев