“ЛЮДИ в кадре” проекты герое - Минталип Минеханов
җәмгыять

“ЛЮДИ в кадре” проекты герое - Минталип Минеханов

Иске Җирекледә урнашкан Минталип Минехановның крестьян-фермер хуҗалыгы — ул авылларда чын гаилә бизнесының никадәр куәтле һәм уңышлы була алуына ачык мисал. Бүген танылган фермер карамагында 355 гектар җир бар, һәм биредә һәр метр республика файдасына хезмәт итә.

 Минталип Минеханов.
 Минталип Минеханов.

10 елдан артык элек хуҗалык мөһим адым — Чаллы шәһәре һәм Тукай районы хакимияте үтенече буенча— гадәти бөртекле культуралардан тыш, монда зур кырларда бәрәңге, кишер һәм кызыл чөгендер игә башлыйлар. Соңгысын хуҗалык башлыгы үзенең сөйләмендә «витаминнар бакчасы» дип атый. Бүген 250 гектар җирдә бөртекле культуралар үстерелә, 80 гектарны бәрәңге били, тагын 10шар гектар кишер һәм чөгендер өчен бүлеп бирелгән. Уңдырышлылыктан да фермерлар канәгать.

Яшелчәләр үстерү — бик олы һәм югары технологияле хезмәт. Һәр культура өчен аерым махсус техника, ашламалар һәм саклау чаралары кирәк. Әмма Минталип Исмәгыйлевичның иң мөһим кагыйдәсе — продукциянең тулысынча куркынычсыз булуы. Урып-җыю эшенә керешкәнче бер ай алдан кырларда яшелчәләргә бернинди дә препаратлар сиптерелми. Хуҗалык продукциясе чиста булырга тиеш, чөнки аның төп кулланучылары — балалар.

Минеханов КФХсы Чаллы мәктәпләрен, балалар бакчаларын һәм хастаханәләрен, шулай ук республиканың көньяк-көнчыгыш районнарын яшелчәләр белән тәэмин итә. Фермерның принципиаль позициясе — уңышны республикадан читкә җибәрмәү: туган җирнең бөтен файдасы Татарстан кешеләренә калырга тиеш.

Бөртеклеләрне үстерергә, эшкәртергә, технология буенча карарга кирәк, — дип аңлата Минталип Исмәгыйлевич. — Аның үзенә күрә бер техникасы, ашламасы, химик саклану чаралары кирәк дигәндәй. Бәрәңге эшендә дә үзенең технологиясе бар. Бкз бит чит якларга яшелчәләребезне җибәрмибез. Максатыбыз — Татарстан балалары үзебезнең чиста экологик яшелчәләр ашап үссен.

Кырлардан бер көнгә 150-200 тоннага кадәр бәрәңге җыеп алына.
Кырлардан бер көнгә 150-200 тоннага кадәр бәрәңге җыеп алына.

Фермерлык эшендә үзенең уңыш серен Минталип Минеханов гаиләсендә күрә. Кырдагы хезмәт буыннарны берләштергән: тормыш иптәше Рәмзия, кызы Лилия һәм улы Рәмис аның өчен ныклы терәк булып тора. Балалары югары белем алганнар, әмма шәһәрдә калмаганнар, ә туган авылларына эшкә кайтканнар.

— Фермерлык эшендә гаилә белән эшләвебез, бу искиткеч зур байлык, — дип горурлык белән әйтә фермер. — Гаиләм — минем булышчым да, сердәшчем дә. Алардан башка берни дә эшләп булмый кебек. Бар эшне дә алар белән бергә башкарабыз.

Шунысын әйтергә кирәк, хуҗалыкта белән беррәттән Минталип Исмәгыйлевичның оныгы Айдар да хезмәт куя. Казан дәүләт аграр университетын кызыл дипломга тәмамлап, ул КФХда рәсми рәвештә агроинженер вазифасын биләгән.

— Рәмис янында Айдар оныгым да хезмәт куя, — дип уртаклаша Минталип Минеханов. — Ул бик тырыш, теләсә-нинди техникада эшли ала. Ул югары уку йортын тәмамлады да, безнең гаилә бизнесына кушылып китте. Әле укыган вакытта ук каникуллары вакытында хуҗалыкка кайтып төрле эшләр башкарып йөри иде. Хәзер үзен штатка алдык инде.

Хуҗалык башлыгы үзенең кадрлары белән дә горурлана. Монда эшчеләр җитмәү проблемасы юк, чөнки коллектив тулысынча универсаль белгечләрдән тора:

— Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, хуҗалыкта эшләүче нинди генә кешене алсаң да, ул бөтен төр техникага утыра ала, нинди эш кушсаң да — шуны эшли белә, — дип куя атаклы фермер.

Уңышның сере — дөрес әзерлектә

Хуҗалык белән танышу турыдан-туры кырда дәвам итте. Минталип Исмәгыйлевич безгә бәрәңге һәм кишер плантацияләрен күрсәтте. Хәтта үзебезгә дә җирдән берничә эре бәрәңгене һәм кишерне казып алырга рөхсәт итте — уңыш быел чыннан да искиткеч. Утырту алдыннан туфракка барлык кирәкле агротехник алымнар, ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары тулы күләмдә кертелгән. Нәкъ менә биредә, эшнең иң кызу вакытында без хуҗалык идарәчесе Рәмис Минехановны очраттык. Ул заманча Бельгия комбайны AVR Spirit 6200 руле артында бәрәңге җыю эшендә иде.

Минталип һәм Рәмис Минехановлар.
Минталип һәм Рәмис Минехановлар.

Рәмис Минталипович зур машинаның двигателен беразга туктатып, кабинадан төште һәм югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итүче технологик серләр турында сөйләде.

— Быел уңышыбыз шактый яхшы. Бу турыдан-туры аны җыюга дөрес әзерләнүдән дә тора, — дип аңлата Рәмис Минеханов. — Җыяр алдыннан десикация ясалды: башта химик ысул белән үләнне киптердек, аннары физик рәвештә сабагын кисеп алдык. Шуннан соң бәрәңге кырда ким дигәндә ун көн торды. Бу кабыгы кату һәм саклауга чыдамлы булу өчен бик мөһим. Хәзер исә уңышны җыеп алабыз — кабыгы ныгыган, кышка сакларга тулысынча яраклы.

Хуҗалык идарәчесе билгеләп үткәнчә, кырларның төп өлеше инде эшкәртелгән, хәзер калган участокларда соңгы мәйданнарны җыеп бетерәләр. Көннәр аяз торганда һәм техника сынатмаганда, биредә көненә 150-200 тоннага кадәр бәрәңге җыеп алына.

Кырдан — заманча складка һәм социаль учреждениеләргә

Җыелган бәрәңге басудан ук махсус җилләтү һәм микроклимат системалары белән җиһазландырылган заманча складка озатыла. Склад эшчеләре продукцияне кабул итеп, шунда ук сортларга аералар. Эре һәм сыйфатлы икенче икмәк сатуга җибәрелә, ә ваграгы киләсе елга орлык өчен калдырыла.

Уңышны сату эшләре инде башланып та киткән. Хуҗалык үз продукциясен төп кулланучыларга — мәктәпләрне тукландыру системасына, шулай ук «Табыш» сәүдә челтәренә һәм көньяк-көнчыгыш районнарындагы берничә җәмәгать туклануы предприятиесенә озата.

Складта 5 метрдан артык биеклектәге бәрәңге таулары барлыкка килә.
Складта 5 метрдан артык биеклектәге бәрәңге таулары барлыкка килә.

5 метрлы бәрәңге таулары

Кырларны караганнан соң, без Минталип Исмәгыйлевич белән заманча бәрәңге складларына юл тоттык. Биредә дә эш оешкан төстә бара. Турыдан-туры басулардан китерелгән бәрәңге кулланучыларга барып җиткәнче шактый катгый сайлап алу үтә.

Биредә бәрәңге сортларга бүленә. Махсус инспекция өстәлендә белгечләр һәр бәрәңгене җентекләп карыйлар: череген, бәрелгәнен һәм искесен аерып, тиз-тиз чүпләп баралар, бары тик сыйфатлы продукцияне генә калдыралар. Барлык бәрәңге сату һәм орлыкка дигән өлешләргә бүленә. Шул ук вакытта ике фракциядән дә белгечләр киләчәктә утырту өчен иң яхшы «ана» бәрәңгене дә аерып алалар. Аны махсус савытларга салып, поддоннарга урнаштыралар. Шул рәвешле складта 5 метрдан артык биеклектәге бәрәңге таулары барлыкка килә.

Шул арада кабул итү пунктына йөзләгән тонна яңа уңыш төягән зур самосвал машинасы килеп туктады. Машина руле артында хуҗалык башлыгының оныгы — яшь агроинженер Айдар Гайфуллин иде. Без аннан хезмәт көннәре ничек узуын сораштык.

— Бәрәңге җыю чорында минем төп бурычым — уңышны кабул итү. Басудан КамАЗ килүгә, мин аны башта беренчел сортлау барган кабул итү бункерына куям. Линияләрнең эшен күзәтәм, чүп-чарны чыгарам, бәрәңгенең дөрес саклануын һәм җилләтү системасын контрольдә тотам, — дип сөйли Айдар Гайфуллин. — Бу эш бик кызыклы һәм күпкырлы. Биредә техниканы да, яшелчә карау нечкәлекләрен дә яхшы белергә, гел уйларга һәм өйрәнергә кирәк. Бер үк вакытта төрле техникада — иген уру комбайнында да, тракторда да, КамАЗ-самосвалда да эшли белү таләп ителә. Шул ук вакытта яхшы физик формада булу да мөһим. Эш авыр, ләкин бик дәрәҗәле, ул миңа бик ошый.

Яшь агроинженер Айдар Гайфуллин.
Яшь агроинженер Айдар Гайфуллин.

Буыннар чылбыры — уңыш нигезе

Авыл җирендә хезмәтнең беркайчан да җиңел булганы юк. Ләкин нәкъ менә шундый, атадан балага күчә торган гаилә династияләрендә җиргә булган олы мәхәббәт һәм хезмәт сөючәнлек сыйфатлары саклана да инде.

Минталип һәм Рәмис Минехановлар кебек тәҗрибәле тармак белгечләренең фидакарьлеге, Айдар Гайфуллин кебек заманча фикерле яшь инженерларның яңа сулышы — моның ачык гыйбарәсе. Буыннар чылбыры өзелми, димәк, туган җиребезнең киләчәге ышанычлы кулларда. Аларның бердәм һәм тырыш хезмәте бүген бер аерым хуҗалыкны гына түгел, тулаем Тукай районыбызны һәм гүзәл Татарстаныбызны икмәкле, бәрәңгеле итә, республикабызның азык-төлек иминлеген ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертә. Кырларыбызда уңыш куанычлы, бәрәкәтле булсын, ә фидакарь хезмәт ияләренең исемнәре һәрчак зурлансын!


Нет комментариев