Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

2026 елда гамәлдә булачак предметлар исемлеге һәм бердәм дәүләт имтиханнарының минималь баллары билгеле булды

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 2026 елда гамәлдә булачак предметлар исемлеген һәм БДИның минималь балларын бастырып чыгарды.

 

Димәк, мәктәп аттестатын алу өчен рус теленнән кимендә 24 балл җыярга, шулай ук база дәрәҗәсендәге математиканы тапшырырга кирәк. Югары уку йортларына керү өчен рус теленнән минималь бусага 36 балл тәшкил итә.

Сайлап алына торган предметлар арасында минималь балл:

- җәмгыять белеме – 42 балл;

- информатика – 40 балл;

- география – 37 балл;.

- биология, физика һәм химиядән – 36 балл;

- тарих һәм әдәбияттан – 32 балл;

- профильле математика – 27 балл;

- чит телләрдән – 22 балл.

Абитуриентлар өчен минималь баллар Россия Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан ведомство буйсынуындагы югары уку йортлары өчен раслана. Шул ук вакытта кайбер университетлар һәм институтлар бу системага керми.

Аерым федераль ведомстволар тармак вузлары өчен, транспорт, авыл хуҗалыгы һәм башка уку йортларын да кертеп, үзләренең минималь бусагаларын билгеләргә хокуклы.

Аттестат алу өчен кирәкле минималь нәтиҗәләр Рособрнадзор тарафыннан раслана. Бу таләпләр Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы югары уку йортларына керү өчен билгеләнгән бусагалардан түбәнрәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев