Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районында милли ризыклар бәйрәме узды

Иртәгә, 28 февраль көнне, күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка 90 яшь тула. Шуның истәлегенә Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендә татар милли аш-су осталыгы бәйгесе узачак. Шундый ук бәйрәм Тукай районында үткәрелде. Шушы хөрмәткә Сәмәкәй мәдәният йорты кунакларны үзенә җыйды. Бәйрәм Сәмәкәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Зиләйлүк" ансамбеленең "Каз өмәсе күренеше"...

Иртәгә, 28 февраль көнне, күренекле аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка 90 яшь тула. Шуның истәлегенә Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендә татар милли аш-су осталыгы бәйгесе узачак. Шундый ук бәйрәм Тукай районында үткәрелде. Шушы хөрмәткә Сәмәкәй мәдәният йорты кунакларны үзенә җыйды.

Бәйрәм Сәмәкәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Зиләйлүк" ансамбеленең "Каз өмәсе күренеше" белән башланып китте. Нинди бәйрәм инде ул каз тәбикмәгеннән башка?! Гөлфирә апа Әюпова тәбикмәк пешерү буенча мастер-класс күрсәтте. Аннан соң килгән кунаклар үз күчтәнәчләрен тәкъдим иттеләр. Татар халкының тәмле ризыкларына күңел җылысы да кушылган.

Халкыбызның бер генә мәҗлесе дә җыр, бию, уен-көлкесез узмыйдыр. Монда да рәхәтләнеп күңел ачтык, "Сигезле", "Ачык авыз", "Чәбәк-чәбәк" һәм башка җырлы-биюле уеннарны рәхәтләнеп башкардык. Ә уеннардан соң мул табын артына җыелдык. Тәмле ризыклар белән рәхәтләнеп чәй эчтек, татар халык җырларын башкарып, күңелебезгә рухи азык та алдык.

Бәйрәм безнең күңелләрдә бик озак матур бер истәлек булып сакланыр. Без татар булуыбыз белән чиксез горурланабыз, дип хәбәр итте безгә Сәмәкәй авылы мәдәният йорты директоры Әлфирә Исхакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев