Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

ТР Милли музее фондларны тулыландыру өчен экспедицияләрне яңартачак

Татарстан Милли музее республика районнарына фәнни-тикшеренү экспедицияләрен яңадан оештырырга ниятли. Музей директоры Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, бу эш фондларны яңа экспонатлар белән баету һәм музей коллекциясен киңәйтү өчен кирәк.

ТР Милли музее фондларын баету максатыннан республика районнарына яңадан фәнни-тикшеренү экспедицияләре оештырырга җыена. Бу хакта музей директоры Айрат Фәйзрахманов «Татар-информ» агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 кат» рубрикасында биргән интервьюсында сөйләде.

Аның сүзләренчә, быел әлеге юнәлештә беренче адымнар ясалачак. Элек мондый экспедицияләр актив үткәрелгән, әмма фонд саклау урыннары чикле булу сәбәпле, соңгы елларда бу эш тукталып торган. Хәзер исә музей коллекцияләре күбесенчә бүләк ителгән экспонатлар хисабына тулылана.

Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, музейны үстерү стратегиясе фондларда саклана торган экспонатлар санын 1 миллион берәмлеккә җиткерүне күздә тота. Хәзерге вакытта ТР Милли музее фондларында 920 меңнән артык экспонат бар.

Айрат Фәйзрахманов Татарстан Милли музее директоры вазифасына 2025 елның ноябрендә билгеләнгән.

Чыганак: Татар-Информ мәгълүмат агентлыгы

Фото Татарстан милли музее сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев