«Малыш» фильмы киң прокатка чыга
26 февральдә кинотеатрларда Малыш нәфис фильмы күрсәтелә башлый. Картина Донецктан фронтка үз теләге белән киткән яшь егетнең язмышы, гаиләгә тугрылык һәм авыр шартларда өлгерүе турында сөйли.
26 февральдә киң кинотеатр прокатына Малыш нәфис фильмы чыга. Төп рольне яшь актер Глеб Калюжный башкара, премьерасы исә 25 февральдә Мәскәүдә узачак.
Картина Донецктан фронтка үз теләге белән киткән яшь егет язмышы турында сөйли. Камалышта калган Мариупольдән әнисен коткару теләге аны авыр әхлакый сайлау һәм чын ир-егет булып өлгерү юлына чыгара.
Фильм режиссеры — Андрей Симонов. Проект Кино фонды, Беренче канал һәм «Юг. Кино» контент-студиясе ярдәмендә гамәлгә ашырылган һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә. Картинаның сюжеты реаль герой — «Малыш» позывнойлы Павел Черток тарихына нигезләнгән.
«Малыш» — гаиләгә һәм Ватанга тугрылык, бурыч һәм рухи көч турында кыска, әмма тирән мәгънәле хәрби драма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев