Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Талантларны барладык

Үзешчән сәнгать электән үк кешенең тормышында аерым бер урын биләп торган, халык иҗатының бер төре саналган. Безнең Тукай районында да иҗат концертлары гөрләп үтте. Аларда озак еллар сәхнәдән төшмәгән талантларыбыз да чыгыш ясады, чаралар яшьләрне барларга да мөмкинлек бирде. 

Князево авыл җирлеге дә бу чарадан читтә калмады. Безнең концерт туган телләр һәм халык бердәмлеге елына һәм район оешуның 45 еллыгына багышланды, туган як темасын үз эченә алды.
Иҗат концертында җирлегебез территория-сендә урнашкан барлык предприятие һәм оешмалар вәкилләре катнашты. Үзешчән артистларыбыз үз чыгышларында туган якка мәхәббәт кенә тәрбияләп калмадылар, берләштеләр, гармоник рәвештә бер-берсен тулыландырдылар. 
Концерт бер сулышта, бернинди өзеклекләрсез үтте, тамашачы күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды.

Тамара Тузеева, 
Князево мәдәният йорты директоры.

/ Фото Тамара Тузеевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев