Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Свирелька” Санкт-Петербургны яулады

Балалар вокаль ансамбленә "Свирелька" дигән исем бирү кемнең башына килгәндер, әмма әлеге матур яңгырашлы исем җисеменә, ягъни яшь талантларның рухи һәм иҗади халәтенә ятышып тора. Иң мөһиме, яраткан остазлары, талантлы педагог Виктор Николаевич Бондарев аларның табигатьтән бирелгән вокал сәләтләрен үстерүгә, көндәлек күнегүләр ярдәмендә камилләштерүгә шулкадәр зур көч куйган. Бүген ансамбль...

Шушы көннәрдә "Свирелька" "Талант канатларында" дип исемләнгән халыкара балалар иҗаты фестиваленнән чираттагы җиңү белән кайтты. Әлеге зур фестиваль "Талантлар планетасы" фонды тарафыннан Санкт-Петербург шәһәрендә оештырылды. Россиянең барлык авыл-шәһәрләреннән һәм чит илләрдән яшь талантлар инструментка кушылып җырлау, академик башкару, эстрада әсәре, халык җыры һәм хореография номинацияләрендә көч сынаштылар.

Фестивальнең максаты - балаларның башкару осталыгын үстерү, яңа талантлар ачу, иҗат коллективлары арасында дуслык урнаштыру. Безнең "Свирелька" халык җырларын үзенчәлекле итеп башкаруы белән составында танылган артистлар һәм Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург консерваториясе профессорларының да күңелен яулады. "Инструментка кушылып башкару" номинациясендә ансамбль фестивальнең иң югары бәясенә - беренче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Ә ансамбль җитәкчесе Виктор Николаевич иң яхшы педагог дипломы белән бүләкләнде. Балаларыбыз халыкара фестивальдән кабатланмас кичерешләр, дулкынландыргыч очрашулар истәлеген алып кайттылар. Дөньяның иң матур шәһәрләренең берсендә йөзләгән тарихи урыннарда булганнарын, иркен Нева проспекты буйлап йөргәннәрен, данлыклы кораллар музеенда, океанарийда күргәннәрен, Спас соборы, "Аврора" крейсеры", "Бакыр җайдак" һәйкәле янында истәлеккә фотога төшүләрен сөйләп туя алмыйлар. Балалар һәм әти-әниләр әлеге матур сәяхәт өчен район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рамил Исаевка, сәнгать мәктәбе коллективына бик тә рәхмәтле. Яраткан остазлары Виктор Николаевич белән бергә Санкт-Петербургны менә шушы рәсемдә яшь талантлар - Глеб Колосов, Камилә Сәлимова, Юля Маркелова, Кирилл Заика, Арсений Агеев, Диана Якупова һәм Дима Халитов яулап, районга җиңү алып кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: культура