Сочида «Сандугач» сайрады: Тукай районының яшь җырчылары халыкара бәйгедән җиңүләр белән кайтты
Комсомолец поселогының «Сандугач» вокал студиясе Сочи шәһәрендә узган XIII «Новые звезды» халыкара фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясады.
Лилия Муллагалиева җитәкчелегендәге коллектив һәм солистлар берьюлы дистәгә якын призлы урын яулады.

Сочида узган бу абруйлы бәйгедә Татарстан данын яклаучы яшь артистларыбыз үзләренең осталыклары һәм тавыш мөмкинлекләре белән жюри әгъзаларын сокландырды. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Сандугач» ансамбле һәм дүрт солист — Юлия Сөләйманова, Изалия Гарипова, Альберт Фәйзуллин, Ралина Шакирҗанова — 2нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Маргарита Саттарова белән Әмир Камалиев 3нче дәрәҗә лауреат дипломын алдылар. Шулай ук Әминә Дәүлитова, Дмитрий Щетинин Данияр Фәйзуллин үз номинацияләрендә 1нче дәрәҗә дипломант булып танылдылар.

Җитәкче Лилия Муллагалиеваның тырышлыгы һәм балаларның сәнгатькә булган мәхәббәте чираттагы зур җиңүгә китерде. Бу уңыш — студия өчен генә түгел, ә бөтен район өчен зур горурлык.
Фотолар: район мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев