Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Райондашыбыз Илзирә Ибраһимова — «Звезда» телеканалында

Биклән авылы кызы, танылган җырчы Илзирә Ибраһимова Россия Оборона министрлыгының «Звезда» телеканалы эфирында чыгыш ясады.

Ул шәфкать туташларының һөнәри бәйрәменә багышланган «Второе мнение» тапшыруының махсус кунагы булды.

Татарстанның моңлы кызы үзенең патриотик җырлары һәм ихласлыгы белән продюсерларның игътибарын әле күптән түгел генә җәлеп иткән иде. Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән оештырылган делегация составында махсус хәрби операция зонасындагы егетләребез янына барып, аларның күңелен күреп кайтуы Илзирә Ибраһимованың иҗат юлында яңа баскыч булды.

«Звезда» телеканалындагы чыгышында ул һөнәр ияләренә җылы теләкләрен җиткерү белән бергә, татар җырының көчен һәм милли рухыбызның ныклыгын да күрсәтте. Илзирә Ибраһимованың таланты, туган ягына булган олы мәхәббәте һәм хәрбиләребезгә күрсәткән рухи ярдәме бүген һәрберебез өчен үрнәк булып тора. Аның башкаруындагы һәр җыр тыңлаучының йөрәгенә үтеп керерлек итеп җиткерелә.

Телеканалдагы эфирны 16 май көнне 9:50 сәгатьтә карарга мөмкин булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев