Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Милли үрнәкләр белән таныштык

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Таулык авыл клубында татар декоратив-кулланма сәнгатен өйрәнү дәресе үткәрелде.

Чарада һәвәскәрләр берләшмәсенә йөрүче балалар катнашты. Дәрестә балалар традицион татар үрнәкләре белән кызыксынып таныштылар, аларны кәгазьгә төрле төстәге буяулар белән җентекләп төшерделәр.

– Әлеге чараның максаты итеп без милли кыйммәтләрне пропагандалауны, сәләтле балаларны ачыклауны куйдык. Рәсем ясау процессында мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге укучыларга халык иҗаты белән кызыксынуны тәрбиялиләр, эстетик һәм сәнгатьле зәвыкны формалаштыралар. Без үз максатыбызга ирешә алдык дип уйлыйбыз, балаларга чара бик ошады, – ди оештыручы Флера Вильданова.

Гүзәл Мәрдәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев