Яр Чаллыда узган «Яшә, чишмә!» республика балалар фольклор фестиваль-конкурсында Тукай районының Мәләкәс мәдәният йорты коллективлары югары нәтиҗәләр күрсәтте.
Мәләкәс мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Марина Казанцева хәбәр итүенчә, конкурста Андрей Казанцев «Халык вокалы» номинациясендә Гран-прига лаек булды.

«Радуга» вокаль коллективы – II дәрәҗә лауреат, ә «Яшьлек» хореография коллективы һәм «Питрау» балалар фольклор ансамбле III дәрәҗә лауреат исемнәрен яуладылар.

Бу җиңүләр Мәләкәс авылында халык иҗатының югары дәрәҗәдә булуын һәм яшь буынның үз традицияләрен саклавын тагын бер кат исбатлады.
Фото: Марина Казанцева
Нет комментариев