Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

ЛӘЙСӘН ТАИШЕВА ӘНИ БУЛДЫ!

"Татар радиосы" алып баручысы Ләйсән Таишеваның нарасые туды. "Улым 13 сәгать 50 минутта Казанның 1нче бала тудыру йортында дөньяга килде. Авырлыгы - 3540 грамм, буе - 54 см. Икебезнең дә хәлебез яхшы, Аллага шөкер. Табибларга зур рәхмәт! Ирем белән уйлаштык та, улыбызга Ролан дигән исем сайладык", - дип сөйләде Интертатка...

"Татар радиосы" алып баручысы Ләйсән Таишеваның нарасые туды.

"Улым 13 сәгать 50 минутта Казанның 1нче бала тудыру йортында дөньяга килде. Авырлыгы - 3540 грамм, буе - 54 см. Икебезнең дә хәлебез яхшы, Аллага шөкер. Табибларга зур рәхмәт! Ирем белән уйлаштык та, улыбызга Ролан дигән исем сайладык", - дип сөйләде Интертатка яшь әни Ләйсән Таишева.

Шатлыклы сөенечне иң беренчеләрдән булып Ләйсәннең бертуган абыйсы Фәритнең хатыны Ландыш Нигъмәтҗанова хәбәр итте. "Ура! Безнең Ләйсәнебез дә бүген әни булды! Котлыйбыз! Исән-сау, әти-әнисенә зур шатлык, бәхет булсын! Тагын бер кечкенә, тәмле малай дөньяга килде!" - дип язган Ландыш интернетта. Шулай итеп, Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова кабат дәү әни булды! Котлыйбыз!

Шуны да әйтергә кирәк, Ләйсән йөклелек чорының соңгы көннәренә кадәр радиода булды, иртәнге тапшыруда туры эфирда эшләде.

Ләйсәнне һәм Александрны уллары туу белән чын күңелдән тәбриклибез, нык сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!



Эльвира ШАКИРОВА

intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев