Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Калмаш үзешчәннәре Боерган халкын сокландырды

Күрше авыллар арасындагы мәдәни элемтәләр ныгуын дәвам итә. Күптән түгел Калмаш авылы үзешчән артистлары Боерган мәдәният йортында Гөлшат Мөхәммәтшинаның «Пар аккош» спектаклен тәкъдим итте.

Боерган авылы тамашачылары өчен бу кичә чын бәйрәмгә әверелде. Сәхнәдә куелган әсәр үзенең тирән мәгънәсе һәм хис-төйгыларга бай булуы белән тамашачының күңелен яулады. Артистларның осталыгы, рольләрен чын йөрәк аша үткәреп башкаруы тамашачыны бергә елатты да, бергә елмайтты да.

Тамашадан соң авыл халкы үзенең җылы фикерләре белән уртаклашты. Боерган авылыннан Рахилә Фәттахова билгеләп үткәнчә, спектакль һәркемдә тирән хисләр уяткан.

— Бу спектакль өчен Калмаш үзешчәннәренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алар безгә онытылмаслык мизгелләр бүләк итте, — дип җиткерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев