Иске Җирекледә бию бәйрәме үтте
Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә «Пчелки» хореография коллективының 12нче хисап концерты зур уңыш белән узды.
Тамашачыларны сокландырган бу искиткеч чара яшь артистлар өчен чираттагы иҗади сезонга нокта куйды. Концерт программасында көчле төркем куелышлары да, тирән мәгънәле соло биюләр дә урын алды. Балалар үзләренең осталыгын һәм талантын бик югары дәрәҗәдә күрсәтеп, иҗади имтиханны уңышлы тапшырдылар.
Чара ахырында барлык катнашучылар да дипломнар һәм истлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Бу зур уңышта яшь һәм талантлы хореограф Дарина Борисованың өлеше бик зур. Шунысы игътибарга лаек: берничә ел элек Дарина үзе дә Светлана Альфиш җитәкчелегендәге шушы ук коллективта тәрбияләнгән иде, ә бүген исә ул остазларының традицияләрен лаеклы дәвам итә, дип хәбәр итә безгә «Дуслык» күпфункцияле үзәге директоры Гөлназ Зарипова.
Фотолар: Гөлназ Зарипова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев