15 нче апрель көнне Тукай районының Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан халкыбызның борынгыдан килгән, тирән мәгънәле һәм гасырлар аша сакланып килгән күркәм йола бәйрәме — “Карга боткасы” зурлап уздырылды.
 — копия.png)
Соңгы елларда әлеге бәйрәм яңадан торгызылып, мәдәни чара буларак киң тарала бара, халык арасында аеруча яратып үткәрелә. “Карга боткасы”ның нигезендә борынгы риваять ята: имеш, каргалар һәм башка кошлар яз җитү белән канат очларына кояш нурын, җылы, уңыш һәм муллык алып киләләр. Шуңа күрә кешеләр табигатькә рәхмәт белдереп, кош-кортларны, җәнлекләрне, җир-ананы һәм бер-берсен төрле ризыклар белән сыйларга тиеш булганнар. Бу йоланың асылында — табигать белән гармониядә яшәү, игелек кылу һәм уртаклык хисе ята.
 — копия.png)
Яңа Бүләк авылында узган бәйрәм дә искиткеч җылы, күңелле һәм эчтәлекле мохиттә үтте. Чарага балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә бик теләп кушылды. Алар милли уеннарда катнаштылар, җырлап-биеп күңел ачтылар, матур шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм барышында милли йолалар яңартылып, буыннар арасындагы бәйләнеш тә ныгытылды.
.png)
Кунаклар һәм катнашучылар өчен мул табын әзерләнде: тәмле ботка, коймаклар, хуш исле чәйләр һәркемгә бәйрәм рухы өстәде. Бу чара авыл халкын берләштереп кенә калмады, ә милли традицияләрне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыруда да мөһим адым булды.
Нет комментариев