Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Төн. Бердәмлек. Китап: Китапханәләр төне узды

Балалар үзәк китапханәсендә шаулап-гөрләп “Халыклар бердәмлеге — Россиянең көче” исеме астында Китапханәләр төне-2026 узды.

18 апрель кичендә безнең китапханәбез бер серле утрауга әйләнде. Чарага шәһәребезнең төрле бистәсендә яшәүче балалар, әти-әни, әби-бабайлар килгән иде.

Китапханә ишеген ачып керү белән кунакларыбызны шаккаттырып Шүрәле белән Су Анасы каршы алды. Бөек Тукаебызның бу әкият геройларын барысы да бик яратты, алар белән фотога төштеләр, кызыклы сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. 

Тамашачылар өчен “Тылсымлы дөнья” үсеш үзәге кызлары һәм малайлары чыгышы бик мавыктыргыч булды. Алар кечкенә артистлар белән бер дулкында булып, кушылып җырладылар, биючеләргә алкышларын жәлләмәделәр.

Алга таба кунакларны кызыклы уеннар көтә иде. Чынлап та, Россиядә яшәүче күп төрле милләт вәкилләренең уеннары беркемне дә битараф калдырмады. Шулай ук укучыларыбыз төрле халык табышмакларына җаваплар эзләделәр, мәкальләрне искә төшерделәр.

Кичәнең иң көтеп алынган кунаклары “Җиде диңгез” курчак театры булды. Тамашада балалар үзләре дә төрле геройларга әйләнделәр. Халык авыз иҗатының зур көчкә ия булуын аңладылар, үз фикерләрен әйттеләр.

Үз кулың белән уенчык ясауга ни җитә соң? Кызлар һәм малайлар бик яратып мастер-класста катнаштылар, бик тырышып “Матрёшка” курчагы ясадылар. Россия картасына төрле төсләргә буяп, милли киемнәр ябыштырдылар. Җылылык һәм дуслык белән сугарылган бик мәгънәле композиция барысына да ошады.

Халыклар дуслыгына багышланган китаплар, төрле милләтләрнең электән хәзергәчә кирәкле булган көндәлек кирәк-яракларына багышланган күргәзмәләр чараның бизәге булып, кунакларны үзләренә җәлеп итеп тордылар. 

Балалар үзәк китапханәсе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев