Болгарда «Хранители» этно-рок фестивале узачак
27 июньдә Болгар шәһәрендә ачык һавада «Хранители» этно-рок фестивале үтәчәк. Чарада ЧИЖ, «Мельница», Нейромонах Феофан, Huun-Huur-Tu һәм башка танылган артистлар чыгыш ясаячак, ә фестивальгә 20 меңнән артык тамашачы килүе көтелә.
Музыкаль чара Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырыла. Оештыручылар белдерүенчә, «Хранители» алдагы елларда Идел буеның иң әһәмиятле музыкаль фестивальләренең берсе булырга мөмкин.
Быелгы фестиваль программасы этно, фолк һәм рок музыкасын берләштерә. Тамашачылар танылган артистларны да, яшь башкаручыларны да күрә алачак.
Төп хедлайнерлар арасында ЧИЖ, «Мельница» һәм Нейромонах Феофан төркемнәре бар. Шулай ук махсус кунак буларак дөньякүләм танылган, тамак төбе белән җырлау сәнгате осталары Huun-Huur-Tu коллективы чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, фестивальдә «Волга-Волга», GAUGA, «ЖиваGо», Rhenium һәм Inverno Orchestra төркемнәре дә катнаша. Чараны Казан алып баручысы Артем Рычев алып барачак.
Концерт 15:00 сәгатьтә башланып, 23:00кә кадәр дәвам итәчәк. Фестиваль өчен көчле тавыш һәм заманча яктырту системалары белән җиһазландырылган махсус сәхнә әзерләнә.
Оештыручылар онлайн-трансляция дә үткәрергә ниятли. Аны 100 меңнән артык кеше караячак дип фаразлана.
Фестиваль Татарстан Республикасы, Спас районы администрациясе, Big Twin Music продюсерлык үзәге һәм КАЕН яшьләр медиасы ярдәме белән үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев