Бикләнлеләргә бүләк
Мәдәният

Бикләнлеләргә бүләк

Биклән авылының халык театры Флорид Бүләковның «Әбиләргә ни җитми» спектаклен сәхнәләштерде. Бәйрәм алдыннан бу авылыбыз хатын-кызларына олы бүләк булды. 

Үзешчән артистларыбыз рольләрне бик оста итеп башкардылар. Абдулла ролен Биклән авылы мәдәният йорты мөдире Дамир Исламов уйнады. Әкълимә – «Әллүки» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Зыятдинова, Сәлимә – Яр Чаллының 11нче мәктәбендә татар теле укытучысы Рузилә Зиятдинова, Фатыйма – Биклән мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Лилия Фәхретдинова. Саклык банкы хезмәткәре Нурисә Гыйниятуллина Ханә ролен башкарды. Спектакльне Алия Исламова сәхнәгә куйды. 
Бикләнлеләр бу тамашаны бер сулышта, тын да алмый карады – көлделәр дә, еладылар да, уйландылар да. Үзешчәннәрдән яңа спектакльләр иҗат итүләрен сорадылар.

 Алия Исламова.
/ Фото Алия Исламовадан алынды.

 


Нет комментариев