Ачык иҗади конкурс: Әлфия Авзаловага һәйкәл эскизын сайлыйлар
Татарстан Мәдәният министрлыгы халык артисты Әлфия Авзаловага һәйкәл эскизын сайлау өчен ачык иҗади конкурс игълан итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы халык артисты Әлфия Авзалова хөрмәтенә һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектын сайлау өчен ачык иҗади конкурс игълан итә, – дип яза Татар-Информ. Конкурс 2026 елның 10 февраленнән 10 апреленә кадәр үтәчәк. Аның төп максаты – Әлфия Авзалова истәлегенә иң күркәм эскиз һәйкәл билгеләү, бурычлары исә һәйкәл эскизын эшләү, аның оптималь үлчәмнәрен һәм смета бәясен билгеләүдән гыйбарәт. Һәйкәл скверда урнаштырылачак, ул Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы территориядә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев