“Әгәр бу дәфтәр синең кулыңа эләксә...”
1946 елның язында Татарстан Язучылар союзына киң генә җилкәле, өстенә кыршылган пальто, аягына кирза итекләр кигән утыз биш яшьләр тирәсендәге ир-ат килеп керә. Секретарь-машинистка аннан кем булуын, ни йомыш белән килүен сорагач, теге кеше үзенең кем икәнен әйтүдән баш тарта, ә йомышымны мин тик Союз председателенең үзенә генә әйтәчәкмен, ди. Рөхсәт сорап чыккач, секретарь аны председатель кабинетына кертеп җибәрә.
Сәер кеше председатель янында озак утырмый. Ул чыгып киткәч, председатель машинистканы кабинетына дәшеп кертә дә аңа кызыл кәгазьгә төрелгән бер пакет тоттыра, пакет эчендәге язуларны машинкада бастырып бирергә куша. Машинистка кабинеттан чыгып пакетны ачып караса – ике куен дәфтәре күрә. Аларның берсе бәләкәй, биш яшьлек баланың кул яссуы хәтле генә, төрле кәгазь кисәкләрен тегеп, кулдан ясалган дәфтәр була. Дәфтәр вак кына гарәп хәрефләре белән язып тутырылган. Икенчесе бераз зуррак. Анысы коңгырт-сары тышлы, фабрикада эшләнгән. Дәфтәрнең соңгы битенә болай дип язылган:
“Татарча язу танучы һәм бу дәфтәрне укучы дуска:
Моны язды татарның билгеле шагыйре Муса Җәлил. Аның тарихы болай: ул 1906 елда туган. Квартиры Казанда һәм Мәскәүдә. Илдә иң зур шагыйрьләрдән санала. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә зур газаплар чигеп, 40 үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмада катнашуда, совет пропагандасы таратуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр, ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 нең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, дикъкать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң Казанга хәбәр итеп үлгән татар шагыйренең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул.
Муса Җәлил. 1943. Декабрь”.
Рафаэль Мостафин “Әзелгән җыр эзеннән”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев