Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният дулкынында

«Карга боткасы» бәйрәме үтте

Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Тукай районының авыл мәдәният йортларында бер ай дәвамында «Карга боткасы» татар йола бәйрәме үткәрелеп килде.

Язны каршы алуга багышланган бу бәйрәмнең тамырлары борынгы заманнарга барып тоташа. Аның нигезенә игенчеләрнең еллар имин килсен, киләсе уңышлар мул булсын дигән теләкләре салынган.

Беренче май көнне Яңа поселогы чаңгы базасы территориясендә «Карга боткасы» бәйрәменә багышланган район чарасы узды. Биредә төрле халыкларның өч фольклор түгәрәк мәйданы оештырылды: рус, татар, керәшен. Аларда бәйрәм кунаклары халык җырларын җырлап, биеп күңел ачтылар. Балалар өчен 5 уен зонасы эшләде, алар мавыктыргыч эстафеталарда, ярышларда, традицион милли уеннарда көч сынаштылар. Карусельләрдә әйләнергә, батутта сикерергә, татлы ризыклар белән сыйланырга бөтен шартлар булдырылган иде. Әкият геройлары булып киенгән артистлар, чараның аерым бизәге булып, халыкның күңелен ачты.

Шулай ук зур концерт программасы оештырылды. Анда районның 25тән артык үзешчән артисты катнашты, алар бәйрәмне үзләренең иң яхшы җырлары һәм биюләре белән бизәде.

Боткасыз «Карга боткасы» буламыни?! Әлбәттә, теләгән һәркем бу бәйрәмнең төп символы булган традицион ризык белән сыйлана алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев