Иштирәк авылында спектакль куйдылар: «Бүгенге авыл тормышы тулаем ярылып ята»
Шушы көннәрдә районкүләм «Битлек» театр фестиваленә нокта куелды.
Жюри әгъзалары Круглое Поле поселогы, Теләнче-Тамак, Калмаш, Күзкәй, Иске Абдул, Яңа Бүләк, Иштирәк авылларының театр коллективлары әзерләгән спектакльләрне карадылар. Хәзер аларга иң шәп театр коллективлары арасыннан иң-иңнәрен сайлап аласы була.
Фестиваль кысаларында иң соңгы булып, жюри хозурына «Кызыма кияү» спектаклен Иштирәк авылының «Яшел эшләпә» театр коллективы тәкъдим итте.
«Тамашачылар спектакльне бик җылы кабул итте. Ни өчен дисезме? Чөнки монда бүгенге авыл тормышының актуаль проблемалары күтәрелде. Анда көлкеле, уйландырырлык һәм гыйбрәт алырлык мизгелләр шактый булды. Артистлар белән тамашачы көлде дә, уйланды да, моңсуланып та алды. Спектакль тәмамлангач исә, тамашачы авыл үзешчәннәрен көчле алкышларга күмде», – дип хәбәр итәләр безгә Иштирәк авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев