Россиянең югары уку йортларында бакалавриат, специалитет һәм магистратураның түләүле программаларына укырга керү өчен гаризалар бирүнең соңгы көне — 20 сентябрь. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткән, дип яза РИА Новости.
Уку йортлары кабул итү кампаниясенең төгәл тәмамлану вакытын үзләре билгели ала. Әмма түләүле укуга документлар кабул итү 20 сентябрьдән соңга сузылырга тиеш түгел.
Аспирантурага укырга керергә теләүчеләр өчен гаризалар кабул итү вакыты озаграк дәвам итәчәк. Бу юнәлештә кабул итү кампаниясе 30 ноябрьдән дә соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.
Нет комментариев