Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Новотроицкоеда кызлар тасмаларына туры китереп, кызыл бантиклар таккан иде

Роберт Гыйниятуллин, Максим Соколов, Рамил Хәсәнов, Татьяна Титинечко, Диләрә Треногина өчен бераз моңсу да бүген - туган йортларына әверелгән мәктәпләреннән, һәрвакыт ярдәм кулын сузган, икенче әти-әниләренә әйләнгән укытучыларыннан аерылалар. Күңелле дә - гомер юлларындагы башлангыч сынауны уңышлы үтеп, мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль тормышка аяк басарга әзерләнәләр. Тугызынчы сыйныф укучылары арасыннан да...

Роберт Гыйниятуллин, Максим Соколов, Рамил Хәсәнов, Татьяна Титинечко, Диләрә Треногина өчен бераз моңсу да бүген - туган йортларына әверелгән мәктәпләреннән, һәрвакыт ярдәм кулын сузган, икенче әти-әниләренә әйләнгән укытучыларыннан аерылалар. Күңелле дә - гомер юлларындагы башлангыч сынауны уңышлы үтеп, мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль тормышка аяк басарга әзерләнәләр. Тугызынчы сыйныф укучылары арасыннан да һөнәри белем алуны ике ел иртәрәк башларга карар итүчеләр бар. Новотроицкоеда 17 укучының 10ысы шушы юлны сайлаган.

Чыгарылыш кызлары һәм егетләре - бүген бәйрәмнең хуҗалары. Алар исеменә теләк-киңәшләр күп яңгырады соңгы кыңгырау чыңлаган көндә. Аларны тәбрикләргә килгән кунаклар да, мөгаллимнәр дә, ата-аналар да балаларга алдагы тормыш юлларының матур булуын теләделәр.

Новотроицкое укучыларын тәбрикләргә район башлыгы Васил Хаҗиев та килгән иде. «Балалар - безнең иң зур байлыгыбыз. Бүген табигать тә сезнең яклы: бәйрәмгә җылы һәм кояшлы көн бүләк итте. Хөрмәтле чыгарылыш сыйныфы укучылары, сез бүген тормыш дигән изге юлга кузгаласыз. Туган мәктәбегезне, белем һәм тәрбия биргән укытучыларыгызны онытмагыз, аларга һәрвакыт рәхмәтле булыгыз. Үз юнәлешегезне үстерегез, тормышта дөрес юлны табыгыз. Изге сәфәрләр сезгә, балалар!» - диде ул. Шулай ук Новотроицкое җирлегендәге төп проблемаларның берсе - мәктәптә һәм балалар бакчасында урын җитмәүгә кагылды. Бу мәсьәләне хәл итү өчен быел мәктәп янындагы лагерь бинасын ремонтлау, анда бакча һәм башлангыч сыйныфларның бер өлешен күчерү планлаштырыла, диде район башлыгы.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына авыл җирлеге башлыгы Римма Волкова, мәктәп директоры Әдип Низамов үз теләкләрен җиткерделәр. Кече сыйныф укучылары да абый-апаларын котлап концерт номерлары бүләк иттеләр, үскәч алар кебек булырга теләүләрен белдерделәр. Унберенчеләр белем ачкычын унынчыларга тапшырдылар, ә кыңгырауны унберенчене тәмамлаучы Роберт Гыйниятуллин беренче сыйныфта укучы Элина Шәмсетдинованың кулына тоттырды.

Шулай ук әлеге кичәдә мәктәпнең алдынгылары укудагы һәм спорттагы, җәмәгать тормышындагы уңышлары өчен мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Хәзер чыгарылыш сыйныф егет-кызлары алдында чираттагы сынау - дәүләт имтиханнарын уңышлы үтү тора. Тугызынчылар өчен ул бүген үк дәвам итәчәк, 10 бала инглиз теленнән имтихан тотачак. Татар теленнән инде тугызынчылар апрельдә үк тест тапшырганнар иде. Унберенчеләрне исә беренче сынау 31 май көнне көтә. Барысы 63 бала ул көнне математика фәненең база өлеше буенча имтихан бирәчәк. Дәүләт йомгаклау аттестацияләре 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев