Мәгариф

Мәктәп укучыларының билгеләре sms-белдерү белән җибәрелми башлый

«intertat.ru» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 30 марттан алып Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәктәп укучыларының билгеләре буенча sms-белдерүләр җибәрүне туктата. Бу - элемтә операторлары тарифларының кыйммәтләнүе белән бәйле. Альтернатив вариант буларак ата-аналрга push-белдерүләргә язылу сервисы тәкъдим ителә. Исегезгә төшерәбез, sms-белдерүләр Татарстан Республикасы бюджеты ярдәмендә эшләнелде, ә ата-аналар өчен алар...

«intertat.ru» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 30 марттан алып Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы мәктәп укучыларының билгеләре буенча sms-белдерүләр җибәрүне туктата. Бу - элемтә операторлары тарифларының кыйммәтләнүе белән бәйле. Альтернатив вариант буларак ата-аналрга push-белдерүләргә язылу сервисы тәкъдим ителә.

Исегезгә төшерәбез, sms-белдерүләр Татарстан Республикасы бюджеты ярдәмендә эшләнелде, ә ата-аналар өчен алар бушлай булды.

Sms-белдерүләргә альтернатива буларак Татарстан Республикасының uslugi.tatarstan.ru Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында push-белдерүләргә язылу сервисы эшли башлады, ул "ТР Хезмәтләре" мобиль кушымтасына язылган кешеләр өчен уңай.

Push-белдерүләргә язылу процедурасы һәм билгеләрне карау мөмкинлеге сервисы турындагы тулырак мәгълүмат инструкциядә күрсәтелгән, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.


Нет комментариев