Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районында халыклар дуслыгы бәйрәме узды

Яңа поселогында Татарстан халыкларының III съезды уңаеннан әзерләнгән халыклар дуслыгы бәйрәме узды. Фольклор, бию коллективлары, җырчы һәм нәфис сүз осталары, баянчылар катнашында чын мәгънәсендә дуслык кичәсе булды ул. Якты, матур гөлләр белән бизәлгән залда һәр кунакны, ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алып, « тәмнүшкәле» өстәл янына озатып баручы милли киемдәге хуҗалар...

Яңа поселогында Татарстан халыкларының III съезды уңаеннан әзерләнгән халыклар дуслыгы бәйрәме узды. Фольклор, бию коллективлары, җырчы һәм нәфис сүз осталары, баянчылар катнашында чын мәгънәсендә дуслык кичәсе булды ул.

Якты, матур гөлләр белән бизәлгән залда һәр кунакны, ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алып, « тәмнүшкәле» өстәл янына озатып баручы милли киемдәге хуҗалар аеруча дулкынланып көтте бу көнне. Ә концерт искиткеч булды. Бернинди читтән килгән артистлар да кирәкми, талантлар янәшәбездә генә яши икән бит.

София Ротаруның «Я, ты, он, она…» җыры башланды - барлык катнашучылар, кайсы кояш, кайсы шарлар, кайсылары ап-ак ромашкалар һәм бизәлгән дугалар тотып, сәхнә уртасына күтәрелде. Һәркем күңеленнән "Җир йөзендә тынычлык кына булсын", - диеп тели кебек. Үзара тынычлыкта-иминлектә, дуслыкта-татулыкта яшәсәк иде, дип хәбәр итте безгә Яңа поселогы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Нурия Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев