Күзкәй авылында солдат әниләре очрашты
Узган ялларда Күзкәй авылы китапханәсендә хис-тойгыларга бай солдат аналары белән очрашу булды. Быел безнең авыл җирлегеннән төрле гаскәрләрдә алты солдат хезмәт итә. Хәзер элекке кебек хатлар язышу юк, өйдәгеләр белән кәрәзле телефоннар аша аралашалар армия сафындагы солдатлар. Без, авылдашлары да, аларны кайда ничек хезмәт итүләрен, аларның уй-фикерләрен әти-әниләре аша белеп...
Узган ялларда Күзкәй авылы китапханәсендә хис-тойгыларга бай солдат аналары белән очрашу булды. Быел безнең авыл җирлегеннән төрле гаскәрләрдә алты солдат хезмәт итә. Хәзер элекке кебек хатлар язышу юк, өйдәгеләр белән кәрәзле телефоннар аша аралашалар армия сафындагы солдатлар. Без, авылдашлары да, аларны кайда ничек хезмәт итүләрен, аларның уй-фикерләрен әти-әниләре аша белеп торабыз. Егетләребезнең алтысы да яхшы хезмәт итәләр, әти-әниләре генә түгел, алар белән без дә горурланабыз.
Очрашуга Югары Байлар авылы егете Мөсәвиров Илназның әтисе дә, әнисе килгән иде.
-Илназ төпчегебез, кызлар арасында үссә дә кечкенәдән техниканы бик яратты, язгы чәчү вакытларында басудан кайтып кермичә эшләде, яше җиткәч тә бик теләп, сөенеп армиягә китте. Ант кабул иткәндә хезмәт иткән шәһәре Йошкар-Олага барып хәлләрен белеп, командирлары белән сөйләшеп кайттык. Менә 20 яше тулу көненә тагын барырга җыенабыз. Армия дигәч, ул, беренче чиратта, дисциплина инде. Яшь егетләргә тормыш дәресе бирә, күп нәрсәләргә өйрәтә, - дип сөйли Илназның әти-әнисе.
4 малай тәрбияләп үстереп, шуның өченчесен - Айдарын армия сафларына озаткан Энҗе ханым:
- Хәрби хезмәттән егетләр олыгаеп, акыл кереп кайта. Әниләргә улы өчен ут йотып яшәү авыр, әлбәттә, әмма илләр тыныч булса, армиягә бару файдага гына. "Әни, борчылма, барысы да яхшы", - һәр кич улым Айдарның шушы сүзләрен ишеткәч, күңелем тыныч.
Фәрит Миңгәрәев, бер ай Екатеринбургта өйрәнүләрдә булганнан соң, Казанга Эчке эшләр гаскәрләрендә патруль пост хезмәтендә. Әнисе Гөлчәчәк:
- Улымның армиягә барам дип медосмотр үтеп йөргәнен дә белмәдем. Абыйсының туена әзерләнә идек. Шуңа борчымаган, үзе туганнар белән хушлашып, зиярат кылып, безгә мәшәкать тудырмый гына китте. Ант кабул итәргә дә килеп йөрмәгез, 1 елдан кайтам - каршы алырсыз, диде. Эчке эшләр гаскәрләрендә бик кырыс, тәртип дип беләм, бернинди "дедовщина", кыерсытулар юк, барысы әйбәт, ди хәбәрләшкәндә. Кайткач югары белем алырга кирәклеген дә искәртә Фәрит.
Ильмир Ситдыйков КамПИның өч курсын тәмамлаганнан соң, ике энесенә дә үрнәк күрсәтеп, армия сафларына чакырылуы турында хәбәр килгәннән соң ук, бер дә икеләнмичә, армия сафларына китте. Әнисе Альмира:
- Мөмкинлек булганда телефоннан гел язып-шалтыратып тора улым, фотоларын да җибәрә. Ашаулар әйбәт, җитә ди. Бик сагынабыз инде. Бергә хезмәт иткән район егетләренең әниләре белән дә аралашабыз. Йөргән кызы бар Чаллыда, бераз язмый торса аннан сорыйм, хәбәре юкмы дим. Халык җыенында военкомат вәкилләре рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар, бик күңел булып улларыбыз өчен горурланып калдык.
Булат Кашапов КФУны тәмамлап, белгечлеге буенча заводта эшләп тә ала. Армиягә чакыру кәгазе килгәч, ике дә уйламыйча, хәрби бурычын үтәргә армия сафларына китә. Бурятиядә Улан-Удэ шәһәрендә хезмәт итә егет. Әнисе Эльмира ханым:
- Частьтә төрле халык вәкилләре булса да, үзара дустанә мөнәсәбәттә яшиләр. Гәүдәсе 2 метрлы булгач, ашарына җитмәс, тамагы туймас дип борчылган идем, режим белән булгач алай зарланмый. Авылда эшләп үскән егетләр бит алар. Армия мәктәбе әти-әни, туганнарның кадерен белергә, туган як - Ватанны сакларга кирәклеген өйрәтә.
Менә мондый егетләр, туган иленә бирелгән, аны якларга әзер торган авылдашларың белән ничек горурланмыйсың. Шуңа күрә очрашуда кыю уллар үстергән солдат аналары исеменә бик күп җылы сүзләр яңгырады, җырлар багышланды. Тыныч тормышта шәрәфле исемнәр алган авылдашыбыз, хезмәт ветераны Марсель Биктимеров үзе иҗат иткән "Әниемә" җырын баянда уйнап җырлаганда содат аналарының күзләре яшьләнде. Балалары: "Әйбәт хезмәт итәбез, барысы да тәртиптә", - дип юатып торсалар да, ана күңеле йомшак шул, баласын сагына.
Заманында ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, олы тормыш юлы узган авылдашыбыз подполковник Ринат Зыятдинов армиягә яраклы уллар үстергән аналарга җылы рәхмәт сүзләрен әйтте. "Сагынсагыз да, борчылмагыз - улларыгыз армиядән чыныгу мәктәбе узып, туган илләрен, ә ул шушы авылдан башлана, безне сакларлык, якларлык чын ир-егетләр булып кайтачак", - диде.
Очрашу чәй өстәле янында узды. Кичә күмәкләшеп туган авыл турындагы, шулай ук сугыш елларында әнкәйләр җырлаган җырларны җырлап тәмамланды, дип хәбәр итте безгә Күзкәй авылыннан Гөлсинә Шәйхнурова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев