Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлгенә Исрафилова – Картаям дип әйтмик әле, һәр туар көннең кадерен белеп яшик

Гомернең дә була мизгелләре Бала-чагы, яшьлек-картлыгы, Тик кайтарып булмый үткәннәрне Истә кала бары хәсрәте һәм шатлыгы. Шушы сузләр белән башлап җибәрдем үземнең чыгышымны әле күптән түгел генә үткән «Супер-әби» бәйгесендә. Гомер көзләре җитеп, салкын көзге көннәр башланганда, йөрәкләрне җылытырдай мондый күңелле чаралар үткәрү үзе бер куаныч икән. Өлкәннәр атналыгы уңаеннан...

Гомернең дә була мизгелләре

Бала-чагы, яшьлек-картлыгы,

Тик кайтарып булмый үткәннәрне

Истә кала бары хәсрәте һәм шатлыгы.

Шушы сузләр белән башлап җибәрдем үземнең чыгышымны әле күптән түгел генә үткән «Супер-әби» бәйгесендә. Гомер көзләре җитеп, салкын көзге көннәр башланганда, йөрәкләрне җылытырдай мондый күңелле чаралар үткәрү үзе бер куаныч икән. Өлкәннәр атналыгы уңаеннан үткәрелгән бу чарада мин дә, Гөлгенә Исрафилова да, катнаштым.

Тукай районы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән бу искиткеч чыгышларын, үзләре турында сөйләгән истәлекләрен ишеткәч, күңелләр йомшарды, чыннан да яшиселәр килеп китте. Өлкәннәр көненә багышлап язылган «Яшик әле» дигән җырымны зал бик озак алкышлады. Бу җырны Иске Җирекле клубы каршында эшләп килуче «Хәзинә» фольклор ансамбле белән башкардык, җырның көен клубның баянчысы Анатолий Мансурович Емельянов язды. Бу чарада катнашып, янәшәмдә балаларым, оныкларым, дусларымның ихтирамын тоеп, үземне бик бәхетле кеше итеп хис иттем.

Мондый чаралар үткәрү өлкәннәр өчен генә түгел, үсеп килүче яңа буынга да тәрбия чарасы булып тора. Мин үземнең рәхмәтемне Иске Җирекле күп функцияле үзәк мөдире Гөлназ Рафаэль кызы Зариповага да җиткерәсем килә. Ул мондый кичәләрне бөтен көчен куеп, җаны-тәне белән бирелеп оештыра. Әле менә ел саен бик зурлап үткәрелә торган өлкәннәр көненә әзерләнәбез. Авыл халкы бу көнне көтеп ала, мул табын тирәсендә бергәләп җырлап-биеп утырабыз.

Менә шулай янәшәңдә сине кайгыртып, аралашып яшәгәндә картаям дип әйтмик әле, һәр туар көннең кадерен белеп яшик.

Гөлгенә Исрафилова,

шагыйрә, «Хәзинә» фольклор ансамбленең җитәкчесе, авыл активисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев